

Бүздәк төбәгеннән Башкортстанның сәламәтлек саклау системасында фидакарь намуслы хезмәтләре белән якты эз калдырган бихисап күренекле табиблар чыккан. Бүздәк авылында 1896 елда беренче земство дәваханәсен ачуга зур өлеш керткән Анна Веретенникова, данлыклы хирург, 1947-1955 елларда БАССР Югары Советы рәисе булган Имамгали Кадыйров, аталы-уллы Шамил һәм Юлий Кудашевлар, Башкортстанның атказанган табибы, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшеваның хезмәт юлы бүгенге буын медицина хезмәткәрләренә матур үрнәк булып тора. Алар арасында Уфа шәһәренең 18нче клиник дәваханәсе табибы Римма Хәкимова да лаеклы урын били.
Хәзерге чорда һөнәри хезмәт стажы 16 елдан арткан табиб Бүздәк авылында абруйлы шәхесләр Сания һәм Рамил Салиховлар гаиләсендә туып-үскән. Әти-әнисенең, шулай ук туганнарының һөнәрләре буенча медицинага һичбер катнашлыгы булмаса да, ул мәктәптә укыган чакта ук табиб булырга карар итә. Моның җитди сәбәбе дә була. Эш шунда: балачагында, алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда, җитди генә чиргә юлыгуы аркасында, Риммага Уфа балалар дәваханәсендә берничә кабат дәваланып чыгарга туры килә. Дәвалану курсларын бүлекнең тәҗрибәле табибларының берсе Флизә Хәмидуллина күзәтүе астында үтә. Нәкъ менә аның осталыгы аркасында сабый пациент шактый катлаулы чирне җиңеп чыга, авырудан котыла һәм һөнәр сайлар вакыт җиткәч, әлеге табиб үрнәгендә үзе дә сәламәтлек саклау өлкәсен сайлый.
Гомумән, Бүздәк кызы мәктәптә укыганда ук максатчанлыгы белән аерылып тора. Әлеге сыйфат аңа Башкорт дәүләт медицина университетында белем алганда да ныклы таяныч булган, әлбәттә. Башкортстанда гына түгел, тоташ илдә абруйлы уку йортын 2007 елда бик яхшы билгеләренә – “кызыл” дипломга тәмамлаган белгечкә һөнәри баскычлар буенча үсүдә киң мөмкинлекләр ачыла. Әмма эш урыны итеп ул Уфа шәһәрен сайлый – 5 санлы дәваханәнең 2нче терапия бүлегендә интернатура үткәннән соң, шушында ук кабул итү бүлегенә табиб-терапевт итеп эшкә алына.
Хезмәт юлын гади генә вазыйфадан башласа да, әти-әнисе үрнәгендә Римма Рамил кызы да һөнәри үсешкә омтыла. Әйткәндәй, әтисе Рамил Мәсәлим улы Салихов Бүздәк районы электр челтәрләрендә (РЭС) электромонтер булып эшли башлап, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелде, аның хезмәт уңышлары “Башкортстан Республикасының атказанган энергетигы” мактаулы исеме белән билгеләнде. Гомумән, төбәк үсешенә зур өлеш керткән шәхес буларак, Рамил Салиховның абруе зур, ул моны Бүздәк район Советы рәисе вазыйфасында бүген дә аклап килә. Римманың әнисе Сания Әсләм кызы да Бүздәктә абруйлы кеше, ул районның статистика бүлегендә җитәкче вазыйфалар башкарды.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигәндәй, яшь табиб төп хезмәтеннән аерылмыйча, 2011 елдан Башкорт дәүләт медицина университеты кафедрасының клиник ординатурасында “Терапия” белгечлеге буенча ике еллык әзерлек үтә. 2013 елның октябрендә Римма Хәкимова эш урынын алыштыра – 21 санлы клиник дәваханә поликлиникасына участок терапевты итеп билгеләнә.
“Ультратавыш диагностикасы” белгечлеге буенча 2014 елда яңадан өстәмә һөнәри әзерлек үткәннән соң, Римма Хәкимова шушы ук елның маенда дәваханәнең функциональ диагностика бүлегенә ультратавыш диагностикасы табибы итеп күчерелә. Әйтергә кирәк, яңа вазыйфада да тынгысыз табиб белемнәрен камилләштерүне дәвам итә, атап әйткәндә, 2016 елда “Функциональ диагностика” белгечлеге буенча яңадан укып чыгып, һөнәри дәрәҗәсен дә арттыра.
21нче дәваханәдә эшләгән чагында ук, ныклы әзерлекле югары категорияле белгеч Римма Хәкимова Уфа шәһәренең сәламәтлек саклау өлкәсендә киң танылу ала, бу тармакта остаз буларак та чыгыш ясый башлый, аерым медицина учреждениеләрендә аның укучылары да барлыкка килә. Шуңа да агымдагы елның февралендә аның Уфаның 18 санлы дәваханәсенә функциональ диагностика бүлеге мөдире вазыйфасына күчерелүе табигый һәм коллегалары тарафыннан зур канәгатьлек белән кабул ителде.
Әйтергә кирәк, диагностика хезмәте медицинада иң мөһим өлкәләрнең берсе санала, чөнки дөрес диагноз куйганда гына авыруларны дәвалауда уңай нәтиҗәгә ирешеп булуы яхшы билгеле. Хәзерге чорда компьютерлаштырылган заманча медицина җиһазларын куллану диагностикалау өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ача, киңкырлы тикшеренүләр төгәл диагноз куярга ярдәм итә. Бу җәһәттән 18нче дәваханә техник коралланышы буенча Уфада иң алдынгылардан саналып, шәһәрнең башка учреждениеләренә яхшы үрнәк күрсәтә, дип расларга ныклы нигез бар.
– Функциональ диагностика бүлегенә җитәкче булып Римма Рамил кызы кебек югары дәрәҗәдәге оста оештыручы, киң карашлы, бай тәҗрибәле белгеч килүе безнең өчен бик тә куанычлы вакыйга булды, – ди 18 санлы Уфа дәүләт клиник дәваханәсе баш табибы Наил Гыйләҗетдинов. – Бу диагностик тикшеренүләр саны күзгә күренеп артуда, аларның сыйфаты яхшыруда да чагылыш таба. Әлеге сүзләрне куәтләп, шуны да белдерәсем килә: бүлек мөдире диагностика аппаратларында һәм җиһазларында үзе дә оста эшли, моннан тыш, теоретик һәм практик яктан әзерлекле белгеч буларак, Екатеринбург һәм Казан шәһәрләре медицина учреждениеләрендә һөнәри камилләштерү курсларын үтеп, диагностик тикшеренүләр спектрын киңәйтүгә иреште.
Һөнәри күрсәткечләр диагностика хезмәтенең нәтиҗәлелегендә дә ачык чагыла. Агымдагы ел башыннан, мәсәлән, бүлектә 126 меңгә якын тикшеренү башкарылган. Алар арасында өстенлек йөрәк-кан тамырлары системасына туры килә. Моннан тыш, амбулатор-поликлиника чылбырындагы тикшеренүләр дә киң колачлылыгы белән аерылып тора.
Римма Хәкимова җитәкчелек иткән функциональ диагностика бүлеге дәваханә карамагындагы 4 поликлиника белән дә тыгыз бәйләнештә эшли, коллектив исә барлыгы 35 хезмәткәрне берләштерә. Әйтергә кирәк, бүлек мөдиренең коллегалары арасында да абруе зур. Моңа инде аның һөнәри казанышлары да булышлык итә – ул ультратавыш диагностикасы буенча – югары, ә функциональ диагностикада беренче квалификациягә ия.
– Хезмәт юлымда миңа бик күп күренекле табиблар, осталыкта тиңе булмаган белгечләр, киң күңелле шәфкать туташлары белән эшләргә насыйп булды. Бу җәһәттән 21нче дәваханә коллективыннан Ольга Сергеевна Усатова, Гүзәл Юнир кызы Әмирова, Марина Леонидовна Макарьева һәм Ирина Иосифовна Зельдова, шулай ук 5нче дәваханәдән хәзер инде мәрхүм Светлана Яковлевна Папкова бик тә яхшы үрнәк күрсәтте, аларны ихлас күңелдән, остазларым дип исәплим. Гомерләрен сәламәтлек саклауга багышлаган бу шәхесләр – дөньядагы иң шәфкатьле һәм соклангыч хезмәт ияләре, алар үрнәгендә үсешүем белән хаклы рәвештә горурланам! – ди бу уңайдан Римма Рамил кызы.
Римма Хәкимова – хәзерге чорда сәламәтлек саклау өлкәсендә күпчелекне тәшкил иткән урта буын медицина хезмәткәрләренең тулы канлы бер вәкиле. Әйткәндәй, алар, нигездә, сайлаган һөнәренә тугры калган, мәсәлән, мәкалә герое белән медицина вузын бер чорда тәмамлаучыларның 70 проценты бүген төп белгечлеге буенча хезмәт сала. Бу уңайдан статистикадан шундый мисал да китерик – урта буын табибларның 60 проценты, төп эш урыны белән генә чикләнмичә, шәхси медицина хезмәтләре күрсәтү белән дә шөгыльләнә. Бу җәһәттән Римма Хәкимованы үзе туып-үскән Бүздәк һәм Миякә районнарында да яхшы беләләр. Аның фикеренчә, шәхси клиник эшчәнлек табибка төп һөнәрендә, ягъни терапевт буларак, осталыкны тагы да ныграк чарларга булышлык итә. Әйткәндәй, Рима Хәкимова килешү буенча шәхси эшчәнлеген ял көннәрендә генә алып бара, пациентлары аның эшеннән канәгать, чөнки дәвалау курсларының файдасы бар. Районнарда эшләгәндә табибка гадәттән тыш хәлләр белән дә очрашырга туры килә. Кыргыз-Миякәдә, мәсәлән, авыруларны кабул иткәндә медицина пунктына урамнан бер ханым килеп керә. Бер карашы белән үк табиб аның хәле шәптән түгеллеген чамалап ала. График буенча билгеләнгән кабул итүне туктатып, әлеге ханымга ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килә. Бүздәктә булган хәл дә әлеге очракка тартым. Табибка яшь кенә бер ханым мөрәҗәгать итә, чөнки хәле бик авыр була, кабул итү бүлмәсенә килеп керү белән аңын югалта. Бөтен эшен ташлап, табиб авыруга ярдәмгә ташлана.
– Кичекмәстән хирург ярдәме таләп ителә иде аңа, – дип искә ала Римма Рамил кызы. – Ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килде, авыруны район дәваханәсе медицина хезмәткәрләренә тапшыргач кына тынычландым. Бәхеткә, безнең ярдәмнең бик вакытлы булуы ачыкланды. Соңрак, Бүздәккә бер кайтуымда, әлеге ханым мине эзләп табып, рәхмәтләрен җиткерде.
Римма Хәкимова үзе хезмәт салган 18нче дәваханәдә һәм республика күләмендә актив җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара. 2021 елдан ул – Башкортстанның Медицина палатасы әгъзасы, шулай ук “Ультратавыш диагностикасы” белгечлеге буенча республика Аккредитация ярдәмче комиссиясе секретаре булып тора. Җәмәгать башлангычында башкарылучы соңгы махсус хезмәткә игътибар нык артты, чөнки медицина кадрлары сәясәтендә ул мөһим урын били.
– Хәзерге чорда республикада 78 ярдәмче комиссия исәпләнә, – ди Башкортстан Аккредитация комиссиясе рәисе Дмитрий Александров. – Аларда белгечләрнең һөнәри әзерлеге тикшерелә һәм сертификатлар тапшырыла. Бу уңайдан Римма Хәкимованың йөкләтелгән бурычларга бик җаваплы каравын билгеләр идем, ә бу белгечләрнең тиешенчә аккредитация үтүендә дә чагыла.
Римма Рамил кызы яраткан һәм кулы яткан һәнәре буенча җиң сызганып эшли, шуңа да тынгысыз җитәкчене хезмәттәшләре дә ихтирам итә, халык та ярата. Озайлы һәм нәтиҗәле фидакарь хезмәте өчен ул Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Фәнүр Гыйльманов,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге
Хөкүмәт премиясе лауреаты.