+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 октябрь 2023, 17:50

ФАПларга алар бик шат!

Республика көне уңаеннан Архангель районының Максим Горький һәм Абзан авылларында яшәүчеләр шәп бүләк алды – биредә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Бу “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы чикләрендә мөмкин булды.

ФАПларга алар бик шат!ФАПларга алар бик шат!
ФАПларга алар бик шат!
Әлбәттә, еракка барып йөрмичә, яшәгән урыныңда санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килгән шартларда квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка килүгә авыл халкы сөенеп бетә алмый.
Модульле ФАПлар уңайлы һәм якты, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык корылмалар белән җиһазландырылган. Кабул итү һәм тикшеренүләр үткәрү өчен аерым кабинетлар, җылы һәм салкын су бар.
ФАПлар халыкның сәләмәтлеген саклауга һәм ныгытуга озак хезмәт итәр, дип ышанасы килә.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас