Утырып яшәү рәвеше алып барганда да 2нче типтагы диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметергә мөмкин. Моның өчен галимнәр күбрәк вакытны басып торып үткәрергә өнди.
Тикшеренүдә 64 ир-егет һәм хатын-кыз катнашкан, алар уртача 58 яшьтә булган. Бу кешеләрнең барысы да күбесенчә утырып яшәү рәвеше алып барган һәм метаболитик синдромнан - 2нче типтагы диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын кискен арттыручы матдәләр алмашынуы бозылу комплексыннан интеккән. Дүрт атна дәвамында барлык катнашучылар кулларына акселерометр — датчик кигән, ул тәүлек дәвамында физик активлык дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Җыелган мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, катнашучылар көнне утырып түгел, ә басып үткәргән саен аларның тукымаларының инсулинга (диабетның төп алдан хәбәрчесе) сизгерлек күрсәткечләре яхшырак булган. Өстәвенә, бу бәйләнеш катнашучыларның көн дәвамында күпме хәрәкәт итүенә яисә утыруына, артык авырлыктан интегүенә һәм нинди физик формада булуына карамастан күзәтелгән.
Нәтиҗә шуны күрсәтә: әгәр дә сез еш хәрәкәт итмәсәгез, көн дәвамында утырып түгел, ә басып торырга тырышырга кирәк.
Фото: "Минздрав РБ" сайтыннан.