

Бу дата 1991 елдан Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм билгеләнә башлый. Аның максаты – барлык кешеләргә куркыныч авыруың билгеләре һәм аны кисәтү турында мәгълүмат бирү.
Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне һәр елның 14 ноябрендә, 1922 елда Чарльз Бест белән бергә инсулин ачкан Фредерик Бантингның туган көнендә искә алына. Зәңгәр түгәрәк – диабет турында хәбәрдарлыкның глобаль символы, ул Бөтендөнья диабет җәмгыятенең бердәмлеген аңлата.
Белгечләр исәпләвенчә, дөньяда 463 миллион кеше диабет (халык телендә – шикәр чире) белән авырый. 212 миллион кеше диабет белән яши, ләкин диагнозы турында белми!
Диабет – хроник эндокрин авыруы, кандагы глюкоза дәрәҗәсе арту белән бәйле. Кандагы шикәр күләме ашказаны асты бизеннән барлыкка килгән инсулин гормоны белән контрольдә тотыла. Диабет вакытында организм җитәрлек дәрәҗәдә инсулин җитештерми яисә аны нәтиҗәле куллана алмый.
Диабет теләсә кайсы яшьтә үсешә ала. 1нче типтагы диабет еш кына балачакта, үсмер чакта ачыклана. 2нче типтагы диабет киңрәк таралган һәм 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә ешрак очрый.
Көчле сусау, еш бәдрәфкә йөрү, ашаганнан соң ачлык, аңлашылмаган ябыгу, даими арыганлык, күз күрүенең начарлануы, акрын төзәлүче җәрәхәтләр, уртларның, тиренең еш инфекцияләре – бу билгеләрне игътибарсыз калдырмагыз. Әгәр дә үзегездә яисә балагызда бу билгеләрнең берсе булса да, табибка мөрәҗәгать итегез.
Диабет – бик җитди авыру, ул күп катлаулылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Физик активлыкны саклау – кандагы глюкоза дәрәҗәсен һәм шикәр диабеты булган кешеләрнең гомум сәламәтлеген контрольдә тоту өчен бик мөһим фактор. Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, гәүдә авырлыгы артык булган кешеләрдә 2нче типтагы диабет үсеше ихтималлыгы 80 тапкыр югарырак.
Бүген диабет уңышлы дәвалана, вакытны кулдан ычкындырып, чирне аздырмагыз гына. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!