

Максим Забелин белдерүенчә, беренче эфирда хатын-кызлар перинаталь үзәктә бала тудыру мөмкинлеге белән кызыксынган, килү шартлары, йөклелек һәм яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегендә уңайлылык шартларын яхшырту буенча теләкләр белдергән.
Баш табиб Игорь Засядкин катнашлыгындагы трансляция күпсанлы җаваплар алган, шуңа күрә стримнарны дәвам итәргә карар кылганнар.
“Хәзер атнаның һәр чәршәмбесендә 14.30 сәгатьтә перинаталь үзәктә медицина оешмасының хәзерге һәм киләчәк пациентлары өчен туры эфир уза. Баш табиб һәм аның урынбасарлары пациентларны борчыган сорауларга җавап бирәчәкләр һәм үзәктә хезмәт күрсәтүне һәм килүне тагын да уңайлырак итәр өчен теләк-тәкъдимнәрне эшкә алачаклар. Яңа эштә хезмәттәшләремнең бу ниятен хуплыйм. Кире элемтә перинаталь үзәк өчен дә, пациентлар өчен дә мөһим”, — дип яза Максим Забелин.