

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 16 ноябрьгә республикада пандемия башыннан теркәлгән коронавирус белән авыручылар саны 376 122гә җитте. Аларның 137сенең инфекцияне соңгы тәүлектә йоктыруы ачыкланган.
Әле республика дәваханәләрендә 154 кеше ковид белән көрәшә (99ы 60 яшьне узган).
1696 пациент амбулатор дәвалана (764е өлкән яшьтә).
Соңгы тәүлектә 10 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 368 161.
Пандемия башыннан Башкортстанда 6 113 кеше коронавирустан савыга алмады. Тәүлек эчендә янә ике якташыбыз вафат булган.
Ләйсән Якупова фотосы.