+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 ноябрь 2023, 13:12

Уфада реабилитация өчен уникаль аппаратлар җитештерелә

Уфада инде 30 ел тернәкләндерү өчен аппаратлар җитештерәләр, беренче аппарат табибларның соравы буенча эшләнгән: ул умыртка сөяген тарттырып, массаж ясау өчен тәгаенләнгән.  

Уфада реабилитация өчен уникаль аппаратлар җитештереләУфада реабилитация өчен уникаль аппаратлар җитештерелә
Уфада реабилитация өчен уникаль аппаратлар җитештерелә

Хәзер инде дистәләрчә аппарат чыгарыла. Бу хакта бүген "Россия 24" телеканалында «Сделано в России. Здоровый подход» программасында сөйләделәр.

Республикада җитештерелүче җиһазлар чит ил аналогларыннан ким түгел, ә кайбер аппаратлар уникаль.

"Бөтен дөньяда аналоглары булмаган бу эшләнмә - умырткалыкның күкрәк бүлегенең, бил һәм муен бүлекләренең сыгылмалылыгын эшләү өчен аппарат", - дип сөйләде "Орбита" компаниясе директоры Марсель Гыйниятуллин.

Буыннар өчен аппаратлар бар, алар арка һәм эчнең мускулларын ныгыту өчен. Тулы циклны җитештерү шул исәптән табибларга, сынауларга, сертификациягә нигезләнгән фәнни хезмәтне дә үз эченә ала.

Билгеләп үтелгәнчә, биш ел элек Русиядә тернәкләндерү өчен җиһазлар аз булган, хәзер дәүләт медицина учреждениеләре өчен техника сатып алуга финанслау берничә тапкыр арттырылды, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы (https://www.bashinform.ru/news/economy/2023-11-19/v-ufe-vypuskayut-unikalnye-apparaty-dlya-reabilitatsii-3527431)

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас