-10 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 ноябрь , 17:35

Лицензия мәсьәләләре буенча семинар үтәчәк

Иртәгә Сәламәтлек саклау министрлыгы Башкортостанның Медицина палатасы һәм Башкортстан буенча “Росздравнадзор” белән берлектә лицензияләүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинар уздыра һәм 2023 елда эш нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк.  

Лицензия мәсьәләләре буенча семинар үтәчәк
Лицензия мәсьәләләре буенча семинар үтәчәк

Медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар вәкилләре өчен докладлар белән чыгыш ясаячак, сорауларга Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова, Башкортстан буенча “Росздравнадзор” җитәкчесе Динара Гашимова, Башкортстанның Медицина палатасы рәисе Азамат Байтимеров һәм башка экспертлар җавап бирәчәк.

- Медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен куела торган мөһим лицензия таләбе булып сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасына, аерым алганда, медицина оешмаларының федераль реестрына һәм медицина хезмәткәрләренең федераль регистрына оештыру турында мәгълүмат кертү тора, - ди сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова.

Ул аңлатканча, семинар барышында эшкуарлар белән бердәм дәүләт системасына мәгълүматны теркәү һәм кертү, андагы мәгълүматларны актуальләштерү аспектлары буенча аңлатмалар бирү, агымдагы елда оешмалар эшендә лицензия таләпләрен тәэмин итү буенча эшчәнлек мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.

Фото: “https://pravitelstvorb.ru/news/22297/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в