Шулай бервакыт инде олы гына яшьтәге абыем, кибет янында тәмәке тартырга чыккан кызларны күреп: “Кызлар, нигә тартасыз соң? Матурлыгыгызны юкка чыгарасыз бит!” – дип кисәтү ясады. Ләкин алар аның сүзләренә игътибар да итмәделәр шикелле, бер сүз дә дәшми, тәмәке көйрәтүләрен дәвам иттеләр.
Ә без юлыбызны дәвам иттек һәм ул миңа үзенең ничек тәмәке тарта башлавы, аннан ничек арынуы турында сөйләп китте.
– Бу вакыйгалардан инде 50 еллап вакыт узса да, алар әлегедәй күз алдымда. Берчак мине әни кулына кычыткан тотып каршы алды. Аның нәрсә эшләргә теләгәнен чамалыйм, чөнки малайлар белән тау астына тәмәке көйрәтергә төшкән идек. Миннән сасы ис килүен белеп, коймадагы тишек аша тиз генә бакча ягына чаптым. Ләкин теге койма ярыгыннан чыккан чакта әни кычыткан белән сыдырып алырга өлгерде. Артык усаллардан булмаса да, тегенди-мондый “гөнаһ”ларым өчен әлегә кадәр кычыткан белән чактырганы юк иде. Ә бу юлы ачуы чыккан иде. “Кара аны, малай, әтиең дә тәмәке тартуың турында белә. Кичкә синең белән бик каты сөйләшергә җыена. Нәрсә җавап бирерсең? Уйлый тор!”, – дип артымнан кычкырып калды.
Ә мин ул вакытта 7нче сыйныфлар тирәсендә укыйм. Начар малай дип берсе дә әйтмәс, яхшы билгеләргә генә өлгәшәм. Гаиләбез дә авылда үрнәклеләрдән, әти-әнием – укытучылар. Малайларының мавыгуы турында ишеткәч, алар өчен бу бик зур кайгы булгандыр инде. Әти – мәктәп директоры, бервакытта да беркемгә дә каты бәрелгәне юк иде. Бик акыллы иде ул. Ә монда – мин! Нишләтер?!
Мин көне буе өйгә кайтмадым. Беренчедән, әнидән курыксам, икенчедән, әтигә нәрсә дип акланырмын: көне буе башта шул уй булды. Тәмәке тартып торганымны үз күзләре белән күрмәсәләр дә, җиткергәннәр бит. Димәк, улларының начар эш белән мавыга башлавын беләләр.
Караңгы төшүгә өйгә таба юлландым. Тезләрем калтырый. Шул вакыттагы курку әле булса хәтердә, мондый хисне, бәлки, үз гомеремдә кичермәгәнмендер дә кебек.
Кайтып керсәм, әни табын әзерләп йөри. Инде тынычланган кебек, ачуы бөтенләй юкка чыккан, көндезге сөйләшү турында оныткан диярсең. Әти-әни һәм биш бала табын артына утырдык. Барысы да гадәттәгечә, көнебез ничек үтүе турында сөйлибез. Ә әти миннән күзен алмый. Ашавымның рәте булмады: салынган ризыкны ашап бетерсәм дә, бер тәмен дә тоймадым. Әти дә, миңа бер каты сүз дәшми, хуш итеп, табын артыннан торып китте.
Ул көнне мин үземә сүз бирдем: башкача бервакытта да кулыма тәмәке алмаячакмын. Һәм сүземдә тордым! – диде бу вакыйгаларны исенә төшереп.
Әйе, яше алтмыштан узса да, егетләр кебек әле абыем, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә, әлегәчә ветераннар арасында озын дистанцияләргә йөгерү буенча, кышын чаңгы ярышларында катнаша һәм уңышларга ирешә. Ә теге яман гадәтеннән арынмаса, тормышы, бәлки, бөтенләй башкача булыр иде.