Уфаның «ЭКСПО» күргәзмәләр комплексында узган социаль эшкуарлыкта иң яхшы практикаларны популярлаштыру төбәкара форумы кысаларында Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре эшкуарлар өчен медицина эшчәнлегенең барлык төрләрен лицензияләүнең актуаль мәсьәләләре буенча лекцияләр һәм консультацияләр үткәрде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
- Форум безнең эшкуарларга төрле башкарма хакимият органнары, финанс оешмалары, бизнесны үстерү институтлары вәкилләреннән кирәкле барлык консультацияләрне алырга, шулай ук социаль бизнеска дәүләт ярдәме, кадрлар белән тәэмин итү һәм социаль программалар брендингы мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкинлек бирде, - дип ассызыклады сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Фото: “https://pravitelstvorb.ru/news/22295/”