+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 ноябрь 2023, 11:25

Төбәкләргә күчмә медицина комплекслары кайтарылачак

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Хөкүмәт төбәкләргә махсус җиһазлар белән комплектланган күчмә медицина комплекслары һәм автомобильләр сатып алырга ярдәм итәчәк.

Төбәкләргә күчмә медицина комплекслары кайтарылачак
Төбәкләргә күчмә медицина комплекслары кайтарылачак

Моның өчен кирәкле техниканы сатып алуга контрактларны 100 процент аванслауга мөмкинлек бирүче карар имзаланды. "Карар аны Русия субъектларына тизрәк җибәрергә мөмкинлек бирәчәк һәм, шуңа күрә, бу бик мөһим, тулаем алганда, федераль акчаларны файдалануның нәтиҗәлелеген арттырачак», – дип ассызыклады Премьер-министр Михаил Мишустин.

67 төбәккә җибәреләчәк 250дән артык автомобиль сатып алу планлаштырыла. Алар кечкенә торак пунктларда медицина сыйфатын һәм ярдәм күрсәтү мөмкинлеген яхшырту өчен эшләячәк.

Алар арасында:
беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 60 комплекс;
профилактик тикшеренүләр үткәрү өчен 44 комплекс;
флюорография һәм маммография үткәрү өчен 99 комплекс;
медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән 50 машина.

Бу максатларга 3,7 миллиард сум бүлеп бирелгән. Барлык техника төбәкләргә шушы ел ахырында – киләсе елның I кварталында кайтарылачак.

Фото: “https://t.me/government_rus/9832”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: