+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 ноябрь 2023, 12:35

Туберкулез белән авыручылар кимегән

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында халыкның туберкулездан авыруын һәм үлүен киметүгә юнәлтелгән чаралар турында фикер алыштылар.  

Туберкулез белән авыручылар кимегәнТуберкулез белән авыручылар кимегән
Туберкулез белән авыручылар кимегән

Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, туберкулез дөньякүләм әһәмиятле проблема булып кала һәм йогышлы авырулар арасында, коронавирустан гына калышып, икенче урында тора. Ел саен дөньяда 10 миллионнан артык кеше авырый. Шул ук вакытта Русиядә соңгы ике елда туберкулез белән авыру күрсәткечләре буенча тарихи минимум теркәлгән.

- 2000 елдагы белән чагыштырганда, Башкортстанда авыручылар - ике тапкыр, ә үлүчеләр саны дүрт тапкыр кимегән. Ел башыннан туберкулез буенча эпидемиологик хәлнең яхшыруы күзәтелә. Республикада авыру күрсәткече бу елның 9 аенда, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 13,4 процентка кимегән, балалар арасында - 8,3 процентка. Бу - сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен һәм туберкулезга каршы хезмәт белгечләренең системалы эшен гамәлгә ашыру нәтиҗәсе, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Зианчура, Федоровка, Мәчетле районнарында авырулар саны аеруча нык арткан. Бүздәк, Архангель һәм Зилаерда – иң аз күрсәткеч, ә Агыйдел шәһәрендә бер генә туберкулез очрагы да теркәлмәгән.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, үлем очракларын киметү өчен берничә комплекслы чара күргәннәр: паллиатив койкалар ачканнар, 15 табиблык комиссиясе эшен үзгәрткәннәр, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Фтизиатрия советы төзегәннәр. Фтизиатрия хезмәте мотлак медицина страховкалавы фонды акчаларыннан финанслауга күчкән, бу медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын контрольдә тотуны яхшыртырга мөмкинлек биргән.

Шулай ук медицина хезмәткәрләре электрон документлар әйләнешен тулысынча үзләштергән, амбулатор этапта дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыру өчен "Мой фтизиатр" программасын керткән, медицина, мәгариф учреждениеләренә чыгулар санын арттырган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас