

Киләсе атна азагында календарь кыш башлана. Салкын тиюләр, вируслы инфекцияләр арта, димәк. Ничек сакланырга, иммунитетны ничек ныгытырга? Әлбәттә, үз-үзеңә игътибарлы булырга, табиб кушканнарны үтәргә кирәк.
Гриппны кисәтү буенча киңәшләргә аеруча игътибар бирегез. Алар берничә: вируска каршы, шулай ук иммунитетны күтәрүче препаратлар кабул итү, вакциналану, эпидемия вакытында медицина битлегендә йөрү, диета, организмны чыныктыру һәм ныгыту, гигиена таләпләрен үтәү, кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышу. Болар арасында грипптан саклаучы иң нәтиҗәле чара – вакцина. Ләкин хәзер инде аны ясатырга соң. Көз айларында прививка эшләткәннәрнең грипп белән авыру хәвефе азрак. Авырган очракта да чир катлаулылыкларсыз, җиңел формада үтәчәк.
Иммунитетны күтәрүче һәм вируска каршы препаратлар белән дә сак булырга кирәк. Аларны профилактика максатында еш кулланырга ярамый, иммунитет моңа өйрәнергә һәм үзе “эшләми” башларга мөмкин. Алар табиб тикшерүе үтеп, чынлап та иммунитеты бик какшаган булуы ачыкланган кешеләр өчен яхшы. Ә менә нәкъ гриппны дәвалаучы препаратлар бик көчле һәм токсик эффектларга ия. Авыруны кисәтү өчен аларны куллану киңәш ителми. Ә авырган очракта мөмкин кадәр иртәрәк кабул итә башлау хәерле.
Вируслы авырулар вакытында антибиотиклар кулланырга ярамый. Табиб рекомендациясеннән башка аларны куллану катгый тыела. Югыйсә кайбер микроорганизмнар антибактериаль препаратларга бирешми башлаячак. Табиблар телендә бу күренеш “антибиотикорезистентность” дип атала. Мондый халәт барлыкка килгән кеше киләчәктә җитди авыруларны җиңә алмаска мөмкин.
Күпләр матур рекламага алданып, температураны төшерүче һәм авыртуны басучы даруларны ала. Ныклап авырганда алар, әлбәттә, хәлне җиңеләйтә. Ләкин бу даруларны биш көннән дә артык эчәргә ярамый. Ә авыруны кисәтү өчен мондый препаратлар куллану – ялган фикер. Алар вируска каршы берничек тә көрәшми, күп кулланганда зыяны булырга мөмкин.
ОРВИ һәм грипп һава-тамчы юлы белән йога. Вируслар бераз вакыт әйберләрдә дә сакланырга мөмкин. Шуңа эпидемия чорында гигиенага игътибар зур булырга тиеш: бүлмәне, кулларны, борынны юып тору мотлак. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска, битлек кияргә киңәш ителә. Өйдә бүлмәләрне даими җилләтеп торырга кирәк. Вирус коры һавада яхшы саклана һәм тиз йога. Ә җилләтелүче дымлы һавадан “курка”.
Әлбәттә, дөрес туклану хакында да онытмыйбыз. Аксымга, витаминнарга бай ризыклар куллану организмның чиргә каршы тору көчен арттыра. Суган-сарымсак, имбирь, лимонның файдасы да күптән исбатланган.
Әлбәттә, грипптан һәм ОРВИдан йөз процент саклаучы бер чара да юк. Ләкин югарыда телгә алынган таләпләрне үтәгәндә, үзенә һәм якыннарына игътибарлы булганда, һәркем авыруны йоктыру хәвефен киметә ала.
Ләйсән Якупова фотосы.