+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 ноябрь 2023, 16:40

Онкологик авыруларның якыннары өчен пансионат төзелерме?

Төбәк җитәкчесе белән туры эфирда онкология үзәкләренә кагылышлы сорау да яңгырады.

Онкологик авыруларның якыннары өчен пансионат төзелерме?Онкологик авыруларның якыннары өчен пансионат төзелерме?
Онкологик авыруларның якыннары өчен пансионат төзелерме?
Туры эфир барышында Фаил Минһаҗев республикада онкологик авыруга дучар булган кешеләрнең якыннары өчен башкалада пансионат төзетү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Еш кына кешеләр ерак районнардан килә һәм алар өчен кунар урын табу проблемасы көнүзәккә әверелә.

Төбәк җитәкчесе Башкортстанда онкологик авырулар өчен төбәкара үзәкләр булдырылуын билгеләп үтте. Радий Хәбиров ассызыклавынча, кешеләр Уфага бармасыннар өчен Башкортстанда махсус рәвештә онкология үзәкләренең филиаллары ачылды.

“Мин әлеге проблема турында беләм, әмма пансионатлар төзү дәүләт эше түгел, ә бизнесның бурычы. Бу җәһәттән әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын карыйбыз һәм якын киләчәктә ул чишелер дип уйлым”, - диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас