

"Сәламәтлек саклауда сыйфат лидеры-2023" Бөтенрусия конкурсы йомгаклары буенча Йөрәк-кан тамырлары хәвефләре белән идарә итү үзәгенең кан әйләнеше системасы авырулары белән өлкән яшьтәге халыкны системалы контрольдә тотуның республика проекты «Хроник авырулар һәм кабат госпитализацияләр белән идарә итүнең нәтиҗәле инструментлары» номинациясендә иң яхшысы булды.
2020 елда ук республика Башлыгы кушуы буенча без бу үзәкне Республика кардиология үзәге, Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы командасы, Санлы үсеш министрлыгының IT-белгечләре ярдәме белән башлап җибәрдек. Хәзер безнең йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларны өзлексез контрольдә тоту системасы уңай нәтиҗәләр күрсәтә.
Муниципальара үзәкләр һәм хезмәтләр кергән республика үзәгендә бөтен республикадан кискен коронар синдромлы 4689 авыруны күзәтәләр. Бу пациентларга "табиб-пациент" видеоэлемтәсен кулланып дистанцион консультацияләр үткәрәләр һәм шулай ук дистанцион рәвештә электрокардиограммалар кабул итәләр”, — дип язган Максим Забелин.