

1981 елның июнендә АКШ галимнәре авыру турында беренче клиник мәгълүматны терки, соңрак ул “иммунодефицит синдромы” яки “СПИД” дип аталачак. Бу авыруны китереп чыгаручы кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыклана. Бу вакыт эчендә ВИЧ/СПИД белән 84,2 миллион кеше зарарланган һәм 40,1 миллионга якын кеше бу вирус китереп чыгарган авырулардан үлгән.
ВИЧ-инфекция ачыкланган кешегә иң беренче чиратта нишләргә? Белгечләр мондый киңәш бирә: кичекмәстән СПИД белән көрәш һәм профилактика үзәгенә яисә теркәлү урыны буенча йогышлы авырулар кабинетына мөрәҗәгать итәргә һәм исәпкә басарга кирәк. Паникага бирелергә ярамый. Мотлак рәвештә яңадан тест үтеп карарга кирәк. Кайвакыт нәтиҗә ялгыш булырга да мөмкин. Ләкин ике тапкыр үткән тестның ялгыш нәтиҗә бирүе мөмкин түгел. Иң мөһиме – шунда ук тиешле белгечкә мөрәҗәгать итү зарур. Ул сезнең барлык сорауларыгызга да җавап табар.
Махсус диета, иммунитетны нормада тотучы препаратлар кирәк булачак. Тикшеренү, дәвалану бушлай. Дәвалану никадәр иртәрәк башланса, шулкадәр яхшы. Әлбәттә, мондый авыру ачыклану турындагы яңалыкны кабул итү җиңел түгел. Шуңа күрә психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул әлеге яңалыкны дөрес кабул итәргә, аңларга һәм проблемадан чыгу юлларын табарга ярдәм итә.
Табиблар билгеләвенчә, үз-үзеңә бикләнергә кирәкми, кешеләр белән аралашып, элеккечә яшәргә тырышырга кирәк. Ләкин җенси бәйләнешкә кергәндә башка кешенең сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплы булуны онытмау зарур. Бары тик презерватив кулланган очракта гына вирус йогудан сакланырга мөмкинлеген ассызыклый белгечләр. Партнердан авыруны яшерергә ярамый. Организмдагы һәр үзгәрешне табибка әйтеп торырга кирәк.
Махсус препаратлар кулланмаганда, ВИЧ йоктырган кеше ун елдан артык яши алмый. Шулай да һәр очрак индивидуаль. Тормыш рәвеше, иммунитет ныклыгы, дөрес туклану мөһим. Бүген вирус белән көрәшү өчен препаратлар күп, алар бушлай бирелә. Шуңа табибка вакытында мөрәҗәгать итү бик мөһим. Сәламәтлегенә игътибарлы булганда һәм дөрес дәвалау алганда гына кеше үз гомерен сыйфатлы итә һәм озынайта ала.
Кызганычка каршы, организмда ВИЧны тулысынча юк итүче дару әлегә уйлап табылмаган. Авырудан саклануның бердәнбер юлы – аны йоктырмау һәм профилактика чараларын үтәү. Моның өчен иң башта инфекциянең йогу юлларын белергә кирәк. Алар берничә. Иң еш очракта инфекция җенси мөнәсәбәт аша йога. Әгәр партнерда җенси юл белән йогучы инфекцияләр булса, ВИЧ йоктыру куркынычы тагын да арта. Хәтта презерватив та йөз процентлы саклану чарасы була алмый.
Вирус организмга зарарланган кан аша да йогарга мөмкин. Бик еш кына уртак шприцлар, энәләр кулланганда, татуировка, пирсинг ясатканда, вирус белән зарарланган кан тиредәге ярага эләккән очракта, вируска тикшерелмәгән кан күчергәндә. Гап-гади шәхси гигиена таләпләрен генә үтәгәндә дә (теш щеткасы, кырыну һәм маникюр коралларының үзеңнеке булуы мотлак) көнкүрештә ВИЧны йоктырмаска мөмкин.
Шулай ук бу авыру инфекцияле анадан балага йөкле вакытта, бала тудырганда һәм имезгәндә йогарга мөмкин. Бүген ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларның сәламәт бала таба алу мөмкинлеге зур. Моның өчен авырлы чакта һәм бала тудырганнан соң тиешле профилактик дәва алырга һәм баланы имезмәскә, ә махсус катнашмалар белән тукландырырга кирәк.
Иммунодефицит вирусы кешенең барлык биологик сыекчаларында булырга мөмкин, ләкин аларның өчесендә генә ул авыруны йоктырырлык концентрациядә була: канда, ана сөтендә, ирләрнең һәм хатын-кызларның җенси сыекчаларында.
СПИДка каршы көрәш көнен үткәрү идеясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хезмәткәрләре Джеймс Буннон һәм Томас Неттерныкы. Тәкъдим 1987 елда ясала һәм 1988 елда үз көченә керә.
1 декабрьдә СПИДка каршы тематик семинарлар, лекцияләр, төрле акцияләр һәм күргәзмәләр оештырыла. Оештыручылар – хәйрия фондлары, тикшеренү һәм фәнни үзәкләр, иҗтимагый хәрәкәтләр. Әлеге чараларда авыру хакында бөтен дөреслекне, аны йоктыру юллары һәм иң мөһиме – кисәтү чаралары хакында белергә мөмкин. Бу көнне уку йортларында аңлату эшләре алып барыла. Белгечләр, яшь буынга сыйфатлы контрацептив чараларны мәҗбүри куллануга басым ясап, авыру турында күп мәгълүмат бирә. Укучылар тематик стена гәзитләре, плакатлар, презентацияләр әзерләүгә җәлеп ителә.
Күп кенә эре шәһәрләрдә 1 декабрьдә кан алу буенча мобиль станцияләр эшли, анда теләгән һәркем ВИЧка экспресс-тест тапшыра ала.
Еш кына контрацепция чараларын түләүсез тарату буенча акцияләр оештырыла. Бу чир таралуны кисәтү өчен мөмкин булганның аз өлеше генә булса да, кемгәдер ул да, һичшиксез, ярдәм итәр, дип ышанырга кирәк.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә телевидениедә бу глобаль проблемага багышланган тапшырулар, документаль фильмнар, ток-шоулар трансляцияләнә. СПИД темасына музыкаль клиплар, проблемага игътибарны арттыручы роликлар төшерелә. Күп кенә хәйрия фондлары тарафыннан СПИДка каршы көрәш буенча яңа нәтиҗәле чаралар эзләүгә юнәлтелгән фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә грантлар бирелә. Конференцияләрдә галимнәр үзара кыйммәтле тәҗрибә һәм яңа прогрессив ачышлар белән уртаклаша.
СПИДка каршы көрәш символы – кызыл тасма. СПИД белән авыручыларны аңлау һәм аларга ярдәм итү атрибуты 1991 елда Америка рәссамы Франк Мура эскизы буенча барлыкка килгән. Рәссам идеясе 2000 елның 2 июнендә узган 45нче “Tony Awards” тантанасында хуплана, “V” хәрефен хәтерләткән кызыл тасма СПИДка каршы көрәшнең рәсми символына әверелә. Тасма бик тиз популярлык казанды, аны 1 декабрьдә генә түгел, СПИД темасы актуаль булган барлык чараларда да күрергә мөмкин.
ВИЧ-инфекция өч кенә юл белән йогарга мөмкин:
* Инфекцияле анадан туган балага;
* Җенси юл белән;
* Кан аша.
Саклану чаралары:
* Интим мөнәсәбәтләрнең бер генә ышанычлы кеше белән булуы мөһим (ул кеше өчен дә сез бердәнбер булырга тиеш);
* Җенси тормышта берничә партнер булса, презерватив куллану мотлак;
* ВИЧ-инфекцияле кешенең каныннан сак булу зарур (киселгән урынга, ярага, күзгә аның каны ялгыш та эләкмәсен);
* Барлык медицина процедураларында стериль шприцлар кулланырга кирәк.