

Бүген медицина белгечләре җитмәү беркемгә дә сер түгел. Нефтекама дәваханәләрендә дә табиблар, урта һәм кече медицина персоналына кытлык инде берничә ел дәвамында сизелә. Бу хәл, әлбәттә, чишелеш таләп итә иде. Һәм менә ул табылды: республика проекты чикләрендә шәһәрдә Бөре медик-фармацевтик колледжы филиалы эшли башлады. Әлеге проект төрле шәһәрләрдә колледжның филиалларын ачуга юнәлтелгән. Безнең шәһәрдә аның үзенчәлеге шунда – колледж шәһәр дәваханәсенең үзендә урнашкан.
Туксан елдан артык тарихы булган Бөре медик-фармацевтик колледжы Русиядә иң яхшылардан санала, республикабызда исә ул – үз профилендә алдынгы уку йортларының берсе. Шуңа да аның филиалы ачылу шәһәребез өчен зур шатлык буларак кабул ителде. Чөнки, беренчедән, укучылар өчен өстәмә уку урыннары булдырылды, икенчедән, ул һөнәри кадрлар дефицитын бетерергә ярдәм итәчәк, өченчедән, өстәмә эш урыннары да булдырыла.
Республика җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәсьәләне тирәнтен аңлап, аның чишелеш юлын тапты. Биредә хәзер “Сестринское дело”, “Лечебное дело” программалары буенча (фельдшер квалификациясе) укыталар.
Әлбәттә, үзебезнең шәһәр өчен үзебездә белгечләр әзерләү яхшы. Студентларның 75 проценты – Нефтекама, күрше Агыйдел шәһәре, Краснокама районы кыз-егетләре. Шулай ук башка районнардан, башкалабыз Уфадан, хәтта Ямал-Ненец автономияле округыннан да укучылар бар. Шунысы да мөһим: студентларның бер өлешен инде тәҗрибә туплаган өлкәнрәк кешеләр, бу һөнәргә аңлы рәвештә килүчеләр тәшкил итә.
– Укытучылар штаты белән проблема булмады, ул тиз арада тулысынча комплектланды. Аларның күбесе Бөредән, шулай ук Нефтекамадан да бар. Катлауы дисциплиналарны, гамәли фәннәрне уку йортының алдынгы белгечләре алып бара, моның өчен Нефтекамада аларга шартлар булдырылган, – ди филиал мөдире Илсөяр Сәләхетдинова.
Ул, шулай ук, биредә 25 педагог эшләвен билгеләп үтте.
Колледж филиалы Нефтекама дәваханәсенең дәвалау корпусында урнашкан. Биредә телемедицина, актлар заллары бар, уку кабинетлары кирәкле җиһазлар, электрон техника, проекторлар, интерактив панель, аппаратура, компьютерлар белән җиһазландырылган. Кирәкле манекен, симулятор, тренажер, җиһазлар Бөре медик-фармацевтик колледжы тарафыннан тулыландырылып, яңартылып тора.
– Студентларның беренче курстан ук һөнәри мохиттә шөгыльләнүе зур әһәмияткә ия. Практика колледжның симуляция кабинетында һәм дәваханәнең бүлекләрендә, клиник-диагностик лабораториядә, Кан тапшыру үзәгендә, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә үтә. Студентлар даими дәвалау корпусына экскурсиягә йөри. Операция блогында волонтерлар да булып тора: алар мамык-марля шарчыклар, тампоннар эшли. Бер сүз белән әйткәндә, студентлар – барысы да волонтерлар хәрәкәтенең активистлары.
Колледжның планнары зур, җитәкчелек факультетларны, студентлар санын арттыру ягында. Әлбәттә, моның өчен уку мәйданнарын да киңәйтергә туры киләчәк. Мондый планнар да юк түгел, республика җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән шәһәр хакимияте һәм Бөре медик-фармацевтик колледжы бу максатларга да ирешер дигән теләктә калабыз.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.