+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 декабрь 2023, 07:27

Белоретта кызамык чире котыра

Кызганычка каршы, авручылар арасында балалар да бар. Алар дәваханәгә озатылган.

Белоретта кызамык чире котыраБелоретта кызамык чире котыра
Белоретта кызамык чире котыра
Белорет районында кызамык чире теркәлгән. "Роспотребнадзор"ның территориаль идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инфекция дини җәмгыять вәкилләрендә табылган.

Муниципалитетта кызамыкны бетерү буенча ведомствоара штаб булдырылган, район территориясендә инфекция таралуга юл куймау өчен чикләү чаралары кертелгән.

Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта мәгълүматлары буенча, 21 авыру ачыкланган. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге балалар, шул исәптән өч сабый.

Беренче булып күпбалалы гаиләдән булган үсмер авырый, ул чирне Башкортстаннан читтә узган чарада йоктырган дип фаразлана.

"Тиздән бу гаиләдәге барлык балалар да авырып китте, ун кеше. Ата-аналарының сүзләре буенча, алар кызамыкка каршы прививка ясатмаган, - дип хәбәр итте район башлыгы.

Балалар Белорет үзәк дәваханәсенең инфекция бүлегенә госпитальләштерелгән.

Денис Таваев фотосы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас