+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 декабрь 2023, 10:24

Яңа ел бәйрәмнәрендә поликлиникалар ничек эшли?

Яңа ел бәйрәмнәрендә Башкортстан поликлиникалары ял көне графигы буенча эшләячәк - 8:00дән 17:00гә кадәр. Чакыруларны, шул исәптән кичектергесезләрен, 16:00гә кадәр кабул итәчәкләр.  

Яңа ел бәйрәмнәрендә поликлиникалар ничек эшли?Яңа ел бәйрәмнәрендә поликлиникалар ничек эшли?
Яңа ел бәйрәмнәрендә поликлиникалар ничек эшли?

Бу хакта бүген республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

Бу көннәрдә стационар шартларда тәүлек буе махсус медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Шул ук режимда ашыгыч медицина ярдәме станцияләре эшләячәк. Уртача, һәр тәүлектә 311 күчмә бригаданы эшкә чыгару планлаштырыла.

Дару препаратларына рецептларны 30 декабрьдә, 1-6 һәм 8 гыйнварда поликлиникада һәм өйдә язачаклар.
Өлкәннәр өчен профилактик медицина тикшеренүләре һәм диспансерлаштыру 1-6 һәм 8 гыйнварда 8:00дән 17:00гә кадәр үткәреләчәк.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас