+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2023, 13:05

Абортларны тыярга кирәкме?

Бүген туры эфирда Русия Президенты Владимир Путин бу сорауга да җавап бирде.  

Абортларны тыярга кирәкме?Абортларны тыярга кирәкме?
Абортларны тыярга кирәкме?

- Абортларны тыюларга килгәндә, мин алкогольгә каршы кампания чорыдагы тыюларны искә төшердем. Без моның нәрсәгә китергәнен хәтерлибез. Суррогат белән агулану корбаннарын арттыруга... Мин чиркәүнең позициясен беләм... Ләкин мин алкогольгә каршы кампаниянең аяныч нәтиҗәләрен искә төшердем... – диде Владимир Путин.

Ил җитәкчесе билгеләвенчә, дәүләт хатын-кызларның бала гомерен саклап калу өчен карар кабул итүен тели. Ләкин хатын-кызның хокуклары һәм ирекләре дә үтәлергә тиеш. Бу проблеманы ничек чишәргә? Президент әйтүенчә, аның чишелеше ким дигәндә ике өлкәдә. Беренчесе - традицион кыйммәтләргә мөрәҗәгать итү, шуларның берсе - зур гаилә. Бу тәрбиянең мәгънәсе буенча, бала - ул Аллаһ бүләге, хатын-кызлар өчен дә, ир-атлар өчен дә. Һәм бу, әлбәттә, матди иминлек өлкәсенә бәйле.

- Без сәламәтлек саклауның беренчел звеносы турында сөйләштек, әмма моннан тыш хатын-кызлар консультацияләренә игътибар итәргә кирәк, төбәк клиникалары һәм дәваханәләренең бала тудыру бүлекләрен нинди темпларда һәм ничек тәртипкә китерү турында уйларга кирәк. Өченчесе - балалы гаиләләргә ярдәм итүне дәвам итү турында уйлау, - диде Президент.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас