

Башкортостан Сәламәтлек саклау саклау министрлыгының 14 декабрьгә булган мәгълүматы буенча, соңгы тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 418 яңа очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан төбәктә авыручылар саны 383 010га җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 271 кеше ковид белән көрәшә, аларның 177се 60 яшьтән өлкән. 3 871 пациент амбулатор дәвалана (шул исәптән өлкән яшьтәгеләр — 1 816).
Тәүлек эчендә 562 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 372 500.
Соңгы тәүлектә янә бер якташыбыз ковид корбаны булган. Барлыгы бу инфекция республикабызның 6 118 кешесенең гомерен өзде.
Ләйсән Якупова фотосы.