+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2023, 12:20

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносына игътибар артачак

Йөрәк-кан тамырлары авырулары – үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урында. Бу уңайдан бүген туры эфирда Русия Президенты Владимир Путинга махсус программа буенча төбәкләрдә кардиоүзәкләр төзү турында сорау бирелде.  

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносына игътибар артачакСәламәтлек саклауның беренчел звеносына игътибар артачак
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносына игътибар артачак

- Бездә яман шеш авырулары программасы бар, ул яхшы эшли, - диде Президент.
Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә шундый ук чаралар күрү мөмкинлеген карарга вәгъдә итте.

- Без, һичшиксез, беренчел сәламәтлек саклау звеносы программасын озайтачакбыз, - диде Путин.
Ул билгеләгәнчә, бу юнәлештә күп эш башкарылган, әмма бу барыбер җитәрлек түгел.
- Сорауны аңлыйбыз, бу программаны да булдыруыбыз очраклы түгел, монда авыл җирлегенә игътибар бирү мөһим, - дип искәртте дәүләт башлыгы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас