

Башкортстанда сәламәтлек саклау системасын яңарту буенча эш дәвам итә, ул уңайлырак, югары технологияле, заманчарак була бара, дип билгеләде республика җитәкчесе. Бу күп кенә авырулардан, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары һәм онкологиядән, үлүчеләр санын киметүгә турыдан-туры ярдәм итә, диде республика Башлыгы.
"Без быел Башкортстан тарихында иң югары гомер озынлыгына ирештек – 73 елдан артык. Ташламалы даруларны махсус контрольдә тотабыз. Киләсе елга 250 меңнән артык кеше өчен 6,3 миллиард сумнан артык акча салынган. Соңгы дистә елларда иң зур булган 118 объектны колачлап, 8 миллиард сумлык Уфа сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде. Киләсе елда аны тормышка ашыруга - 500 миллион сум, ә 2025 елдан башлап, ел саен 1,5 миллиард сум юнәлтеләчәк. Республикада беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында «Затон» бистәсендәге 9нчы дәваханә поликлиникасы сафка кертелде. Бу көннәрдә Баймак һәм Мәсәгуть поликлиникаларын, Олы Устьикинда ашыгыч ярдәм станциясе белән дәваханә ачачакбыз», — диде Радий Хәбиров.
Билгеле булуынча, быел 43 муниципалитетта модульле 80 ФАП, 9 табиблык амбулаториясе һәм 5 табиблык практикасы офисы урнаштырылган. Киләсе елга аларга тагын 54 ФАП һәм 5 амбулатория өстәләчәк. Якын арада Уфада Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге кечкенә пациентларны кабул итә башлаячак.
“Киләсе елда республика кардиоүзәге биналарын реконструкцияләүне тәмамлыйбыз, анда хирургия корпусын ачачакбыз. Шулай ук Кырмыскалы һәм Кушнаренко поликлиникаларын, Учалыда хирургия корпусын сафка кертәбез. «Салют» Республика реабилитация һәм мәгариф үзәген реконструкцияләүне төгәллибез”, - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы бу елдан башлап, кечкенә торак пунктларда (25 меңгә кадәр кеше) эшли башлаган терапевтлар, педиатрлар һәм гомум практика табиблары 3 миллион сум күләмендә (өч ел дәвамында берәр миллион) түләүләр ала башлавын әйтте.
Медицина транспортын яңарту нәтиҗәсендә авыр хәлдәге пациентларны, инвалидларны һәм өлкәннәрне дәвалау өчен өйдән дәваханәгә, аннары кире өйләренә илтә башлаганнар.
“Бу - кешеләргә карата кешелекле мөнәсәбәтнең мөһим өлеше. Быел җәй ачылган Уфа хосписы — ул шулай ук тормышның лаеклы дәвам итүе, теләктәшлек һәм хәстәрлек күрү”, — дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының телеграмм-каналыннан.