+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 декабрь 2023, 10:55

Салкын тиюдән дөрес сакланыгыз!

Табигатьтә кыш хакимлек итә. Елның салкын һәм матур бу вакыты безгә күңелле минутлар белән бергә күп кенә авырулар да китерергә мөмкин шул. Алардан ничек сакланырга?  

Салкын тиюдән дөрес сакланыгыз!
Салкын тиюдән дөрес сакланыгыз!

Сарымсакның вируслар белән көрәшүче яхшы нәрсә икәнен беләсез, әлбәттә. Әгәр аны ашарга яратмасагыз, турап, йоклаганда караватыгыз янына куегыз яисә, кайнап чыккан суга салып, ингаляция эшләгез.

Эштән кайткач та борынны тозлы су белән юарга кирәк. Ә урамга чыкканда оксолин мазе яисә эвкалипт мае сөртү яхшы булыр.

Чәегезгә иртән ун тамчы элеутерококк тамызыгыз. Лимонны күбрәк кулланыгыз, ә менә авырулар чорында сөт ризыкларын һәм татлы камыр әйберләрен сирәгрәк ашасагыз була.

Иң мөһиме – аякларыгызны һәрвакыт җылыда һәм корыда тотыгыз. Моның өчен сезгә борычлы пластырь ярдәм итә ала.

Ә сез салкын тиюдән, вируслардан саклануның тагын нинди ысулларын беләсез, дуслар?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: