

Сораштыру ведомство сайтында үткәрелгән.
Уңай бәяләмәләр өлеше 100 процент тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән ике процент пунктына югарырак.
- Сораштыру үткәргәндә 442 респондент Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина эшчәнлеген лицензияләү процессы өчен «бик яхшы» бәя бирде, ягъни барлык респондентлар лицензияләү белән канәгать иде, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр килмәде, — ди сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Таһаутдинова.
Ул лицензиатларны сораштыруда активрак катнашырга чакырды. «Лицензияләр бирү процедураларының нәтиҗәлелеге» анкетасы гариза бирүчеләрнең медицина эшчәнлеген лицензияләү хезмәтеннән канәгатьлек дәрәҗәсен ачыклау максатыннан эшләнгән. Ул Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган: https://health.bashkortostan.r