

- Без федераль Хөкүмәт белән бергә медицинабызны модернизацияләү эшен дәвам итәбез. Беренчел звено өчен заманча автомобильләр барлыкка килүе мөһим. Бик зур һәм киң авыл инфраструктурасы булган республика өчен, әлбәттә, бу яхшы ярдәм. Яңа күчмә медицина комплексларын без «Сәламәтлек поезды» кысаларында да кулланачакбыз, алар бик кирәкле. Бездә шундый яхшы тәҗрибә бар инде, — диде Радий Хәбиров. — Без сезнең белән Яңа ел алдыннан очрашканга күрә, сезнең һәркайсыгызны 2024 ел белән котларга, эшегез өчен рәхмәт әйтергә телим. Ул бик мөһим. Без аңлыйбыз, сыйфатлы медицина ярдәме, сыйфатлы медицина хезмәтләре безнең халыкның иминлеген билгели, шуңа күрә сезнең өстегездә зур җаваплылык ята. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим.
Яңа медицина техникасы федераль акчага сатып алынган. Ул төрле юл шартларында һәм барып җитү авыр булган җирләрдә эшләү өчен исәпләнгән. Күчмә фельдшер-акушерлык пунктлары, флюорография һәм маммография кабинетлары күчмә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлау өчен кирәкле җиһазлар белән комплектланган, шул исәптән республика предприятиеләрендә.
2023 елда федераль һәм республика бюджетлары ярдәмендә Башкортстанның дәвалау учреждениеләренең автомобиль паркы 37 ашыгыч ярдәм машинасы, 25 күчмә медицина комплексы, шулай ук беренчел звено өчен — 185 һәм паллиатив хезмәт өчен 12 автомобиль белән тулыландырылды.