

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Баймакта - сменасына 300 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы, Балакатай районының Ургала авылында - табиблык амбулаториясе, шулай ук Мәчетле районының Олы Ыктамак авылында ашыгыч ярдәм станциясе булган дәваханә үз ишекләрен ачты.
Объектларны эшләтеп җибәрү тантанасы Мәсәгуть авылының яңа балалар поликлиникасында узды, аны әле генә төзеп бетерделәр.
Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко видеосәламләү юллады, анда ул республика халкын медицина учреждениеләре ачылу белән котлады.
- Башкортстанның беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү тиз темплар белән тормышка ашырыла. 2025 ел ахырына кадәр тагын 11 поликлиника бүлекчәсе һәм 300гә якын фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла, - диде Михаил Мурашко. - Бүген «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән өч объект сафка кертелә. Бу заманча медицина учреждениеләрен кыска вакыт эчендә проектлау һәм төзү мөмкин булды. Алар медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, шул исәптән махсус ярдәм күрсәтүне дә, инновацион технологияләр кертүне тәэмин итәчәк һәм пациентларны дәвалау өчен уңайлы шартлар булдырачак. Яңа ел алдыннан республика халкын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек телим!
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, төбәктә күләмле модернизация, дәваханәләр һәм поликлиникалар төзү дәвам итәчәк.
- Без сәламәтлек саклау системасын камилләштерү белән бәйле мәсьәләләрне эзлекле хәл итәбез. Бу, беренче чиратта, беренчел звено – поликлиника, ФАПлар, амбулаторияләр, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта без арытаба бару юлларын ачык аңлыйбыз. Уфа да безнең игътибарыбызны таләп итә, шуңа күрә без төбәк башкаласының беренчел сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын кабул иттек.