+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 гыйнвар 2024, 04:02

Үзеңне һәм гаиләңне грипптан ничек сакларга?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы төбәк халкын грипп белән авыручылар саны артуы турында кисәтә. Башкалардан күбрәк Куергазы, Иглин районнарында һәм Күмертау шәһәрендә авырыйлар. “Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, бер атнада гына республикада гриппны һәм ОРВИны 30 меңгә якын кеше йоктырган, аларның һәр икенчесе – бала.

Үзеңне һәм гаиләңне грипптан ничек сакларга?Үзеңне һәм гаиләңне грипптан ничек сакларга?
Үзеңне һәм гаиләңне грипптан ничек сакларга?
А гриппы ни белән хәвефле?

Хәзерге вакытта республикада, тулаем илдәге кебек үк, А гриппы вирусы (H3N2) өстенлек итә, аны шулай ук ”гонконг” гриппы дип тә атап йөртәләр. Эпидемиологлар билгеләп үтүенчә, гриппның бу төре, башкалар белән чагыштырганда, бик агрессив, һәм нәкъ менә аңа иң күп өзлегүләр һәм үлемнәр туры килә. Болар барысы да А төркемендәге вирусларның начар үзенчәлеге белән бәйле – алар, яңа шартларга актив яраклашып һәм организмның саклану механизмнарын урап узып, тиз мутацияләнә.
 
Инфекция бик тиз үсешә. Монда Төмән – Адлер поездында узган ел ахырында булган фаҗигале очракны искә төшерү дә җитә: аннан ялдан кайтып барган 15 баланы төшерделәр. Һәрберсенә А гриппы диагнозы куелды, әмма поездга утырыр алдыннан алар үзләрен яхшы хис иткән. Авыруларның берсе – 12 яшьлек кызны чирнең кискен һәм тиз үсеше аркасында коткарып кала алмаганнар. Бала поездда ук үлгән.

Авыруның билгеләре нинди?

“Гонконг” гриппының инкубация чоры кыска. Авыруның беренче билгеләрен кеше йоктырганнан соң берничә сәгатьтән үк сизә ала. Берничә сәгать эчендә вирус сулыш юлларының лайлалы тышчасына нык зыян китерә, бактерияләр үтеп керү өчен мөмкинлекләр ача. Хәл тиз арада начарланачак: температура кискен рәвештә 39 градуска кадәр, хәтта югарыракка күтәреләчәк, тән сызлаячак, башта һәм мускулларда авырту барлыкка киләчәк. Кайвакыт күңел болганырга һәм эч йомшарырга мөмкин.
 
Икенче көнне авыртуларга һәм томауга коры ютәл өстәләчәк.
 
Грипп вакытында хроник авырулар көчәя, шуңа күрә кайберәүләр чирне башкаларга караганда күпкә авыррак кичерә. Гриппның еш очрый торган катлаулануларының берсе – пневмония, ул грипптан үлемнәрнең күпчелегенә сәбәп була. Шулай ук, йөрәк-кан тамырлары яки нерв системасы ягыннан да өзлегүләр булырга мөмкин, мәсәлән, миокардит, менингит, энцефалит һәм башка җитди авырулар.

БУ – МӨҺИМ!
Гриппны башка авырулар белән бутарга мөмкин, шуңа күрә төгәл диагнозны табиб куярга тиеш, дәвалау тактикасын да ул билгели.

Йоктырган булсаң, нәрсә эшләргә?

Гриппның беренче билгеләрен сизү белән өйдә калыгыз. “Миннән башка офиста яки укуда эшне кем башкарыр” дип геройлык күрсәтүләр яхшылыкка китермәячәк. Өйдә калып, сез үзегезгә генә ярдәм итеп калмыйча, инфекция йогудан саклаган хезмәттәшләрегезгә дә хөрмәт күрсәтерсез. Мөмкин булса, авыруга өйдә аерым бүлмә һәм аерым савыт-саба бүлеп бирергә кирәк.
 
Хәлегез начарланса, мотлак рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез. Табиблар грипп вакытында үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнүне катгый тыя. Табиб кына төгәл диагноз куя һәм пациентның яшенә дә, халәтенә дә туры килерлек тиешле дәвалау билгели ала.
 
Ата-аналарга баланың хәленә игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә ул хәлсез булса, томау һәм ютәл барлыкка килсә, аны балалар бакчасына алып бармагыз. Бу мәктәп укучыларына да кагыла. Грипп вакытында постель режимын саклау бик мөһим, чөнки авыру йөрәк-кан тамырларына, организмның иммун һәм башка системаларына йөкләнешне арттыра.

Ни өчен вакциналану мөһим?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан белдерүләренчә, гриппка каршы иң нәтиҗәле чара – прививка. Белгечләр бу сезонда грипп вирусының кайсы төре киң таралачагын алдан фаразлый һәм бу төрдән иң нәтиҗәле саклауны тәэмин итә торган вакцина ясый.
 
– Организмга вакцина кертү авыруны китереп чыгара алмый, әмма саклагыч антитәнчекләр булдыру юлы белән инфекциягә каршы көрәшү өчен иммун системасын әзерли, – дип аңлата санитар табиблар. – Гриппка каршы вакцинаның нәтиҗәлелеге кыш айларында кабул ителә торган барлык специфик булмаган медицина препаратларыннан, мәсәлән, иммуномодуляторлардан, витаминнардан, гомеопатия, “халык медицинасы” чараларыннан һәм башкалардан күпкә югарырак.
 
Гриппка каршы прививка ясату аеруча балаларга һәм хроник авырулардан интегүче кешеләргә киңәш ителә, чөнки аларда авырудан килеп чыккан өзлегүләр куркынычы югарырак. Шулай ук вакциналау табибларга, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә нык кирәк.
Грипптан прививканы авырулар саны артуга 2-3 атна кала ясату яхшырак. Гриппка каршы прививка ясатуга каршылыклар аз. Температура кискен күтәрелгәндә, хроник авырулар кискенләшкән чорда, вакцина составында йомырка аксымы булып организмның аңа сизгерлеге югары булганда аны ясатырга ярамый.

Төп кагыйдәләр

1. Прививканы эпидемия сезоны башланганчы ясатырга;
2. Кешеләр җыела торган урыннарда йөрмәскә;
3. Саклагыч битлекләр кулланырга;
4. Кулларны ешрак сабын белән юарга;
5. Бүлмәләрне җилләтергә;
6. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга: йокыны туйдырырга, дөрес тукланырга, физкультура белән шөгыльләнергә.

ИСЕҢДӘ ТОТ!
* Грипп вакытында үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльнәнү катгый тыела. Табиб кына дөрес диагноз куя һәм дәвалауны билгели ала.
* Тән температурасы 38-39 градус булганда участок табибын яки ашыгыч ярдәм бригадасын өйгә чакырыгыз.
* Грипп билгеләре булганда өйдә калыгыз. Авыруны аягөсте үткәрү өзлегүләр белән яный.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас