+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 гыйнвар 2024, 09:34

Медицина ярдәме - югары дәрәҗәдә!

Махсус хәрби операция башланганнан алып 25 мең кеше һәм аларның гаиләләре медицина ярдәме алды. Бу саннар Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган республика Хөкүмәте утырышында яңгырады.

Медицина ярдәме - югары дәрәҗәдә!Медицина ярдәме - югары дәрәҗәдә!
Медицина ярдәме - югары дәрәҗәдә!
- Иң мөһим бурычларның берсе - җәрәхәтләнгән һәм яраланган хәрбиләргә сыйфатлы медицина реабилитациясе һәм психологик ярдәм оештыру. Бездә махсус дәвалау учреждениеләре бар. Мондый учреждениеләрнең гомум койка фонды 600 урын тәшкил итә, шул исәптән аларның 200дән артыгы медицина реабилитациясе өчен билгеләнгән, — диде Андрей Назаров.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Роберт Иштуков хәрби хезмәткәрләрне реабилитацияләү турында җентекләп сөйләде. Мәсәлән, 4 меңнән артык пациент стационар дәвалану узган. Аларның 200гә якыны югары технологияле медицина ярдәме таләп итә, шулай ук медицина реабилитациясе, диспансерлау һәм психологик ярдәм оештырыла.

Медицина реабилитациясе күрсәтүче төп учреждениеләрнең берсе - Сугыш ветераннарының республика госпитале, анда сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтелә. Биредә хәрби махсус операциядә катнашучы меңнән артык кеше дәваланган. Республика физкультура диспансерында махсус хәрби операциядә катнашучы 250дән артык кеше һәм аларның гаилә әгъзалары реабилитация узарга өлгергән.

Республика психотерапия үзәгендә хәрби бурычын үтәгәндә якыннарын югалткан гаиләләр өчен бушлай психология һәм психотерапия ярдәме күрсәтү программасы эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла. Программа шулай ук хәрбиләрнең үзләрен психологик реабилитацияләү өчен кулланыла. Аңа төркемдә ял итү психотерапиясе, психолог белән диагностик һәм коррекцион эш, фармацевтик ярдәм, арт-терапия, шулай ук физиотерапия процедуралары керә.

Андрей Назаров Сәламәтлек саклау министрлыгына махсус хәрби операция барышында якыннарын югалткан гаиләләргә психологик ярдәм оештыруның нәтиҗәлелеген арттыруны йөкләде. Шулай ук реабилитация хезмәтләре күрсәтелә торган затларны сайлап алуның төгәл критерийларын билгеләргә кушты.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас