+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 Января 2024, 07:25

Ковид йоктыручылар кими

Башкортстанның Сәлмәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, тәүлек эчендә республикада 145 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.  

Ковид йоктыручылар кимиКовид йоктыручылар кими
Ковид йоктыручылар кими

Әле республика дәваханәләрендә 131 пациент дәвалау ала (шул исәптән 60 яшьне узган 86 кеше).
2127 якташыбыз амбулатор дәвалана (898е өлкән яшьтә).

Тәүлек эчендә республикада 88 кешенең коронавирустан савыгуы теркәлгән.

Башкортстанда коронавирус йоктыручыларның кими баруы билгеләнә. Кичә 151 кешедә инфекция ачыкланган булса, аннан алдагы көндә 172 кешенең авыруы теркәлгән иде. 16 гыйнварда ковид йоктыру 199 кешедә ачыкланды.

Фото: “https://www.bashinform.ru/”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас