Максаты - тайпылышлы балаларны тәрбияләүче гаиләләр проблемаларына игътибарны җәлеп итү, балаларны дәвалауда һәм реабилитацияләүдә ведомствоара алым оештыру, шулай ук әлеге авыруга юлыккан гаиләләр белән уңышлы эшләү өчен сәламәтлек саклау һәм мәгариф системалары арасында коммуникацияләр урнаштыру.
Чарада алдынгы профильле институтлар белгечләре, республиканың шәһәр һәм районнарыннан 200дән артык табиб, педагоглар һәм коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре катнашачак.
Алар мондый балалар үсешендә регрессларның сәбәпләре һәм патогенетик картинасы, аутистик спектрның тайпылышлары биологиясе, нәселдәнлек һәм генетик үзгәрешләрнең роле һәм башка мөһим мәсьәләләр турында фикер алышачак, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы (https://www.bashinform.ru/news/social/2024-01-20/v-bashkirii-obsudyat-sovremennye-metody-lecheniya-detey-s-autizmom-3609831).