Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары инвалидлык билгеләү өчен тикшеренүләр исемлеген кыскартучы боерык проекты әзерләгән. Исемлектән 250гә якын медицина тикшеренүен һәм табиблар консультациясен чыгару планлаштырыла, дип хәбәр иткән "РБК"га Русия Хезмәт министрлыгының Инвалидлар эшләре буенча департаменты директоры Дмитрий Лигомин. Ул аңлатканча, инвалидлыкны билгеләү өчен бу тикшеренүләр кирәк булмаячак, аларның мәгълүматлары диагноз кую вакытында исәпкә алыначак.
Моннан тыш, тагын 250дән артык медицина тикшеренүе башкаларына алмаштырыла дип санала. Альтернатив, шул исәптән заманчарак, яки, киресенчә, традиционрак тикшеренүләр кулланырга мөмкин булачак. Мәсәлән, хәзер «Туберкулез» диагнозы куелган өлкәннәр өчен үпкә рентгены да, томография дә мәҗбүри булса, яңартылган боерыкта пациентка бер тикшеренү ясарга тәкъдим итү планлаштырыла: үпкә рентгенографиясе (гади яисә санлы), я спиральле компьютер томографиясе.
Боерык проекты, шулай ук, 50дән артык тикшеренүне өстәмә тикшеренүләр категориясенә күчерә. Алар структураны һәм ныклык дәрәҗәсен өстәмә верификацияләү кирәк булганда гына үткәреләчәк.
Фото: РИА Новости