+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 февраль 2024, 09:10

“Алтын скальпель” дигән даны бар!

Дөньяга билгеле офтальмолог Марат Азнабаевка – 85 яшь.  

“Алтын скальпель” дигән даны бар!“Алтын скальпель” дигән даны бар!
“Алтын скальпель” дигән даны бар!

Кичә табиб-офтальмолог, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, БАССРның һәм РСФСРның атказанган табибы Марат Азнабаев 85 яшьлек юбилеен билгеләде.

Ул 1939 елда Куергазы районының Якшимбәт авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәп тәмамлагач, 1956 елда ВЛКСМның XV еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә. 1962 елда – клиник ординатурага, ә аннары күз авырулары кафедрасында аспирантурага кабул ителә.


Озак еллар Марат Тәлгать улы пластик офтальмохирургиянең катлаулы һәм аз өйрәнелгән мәсьәләләрен – тумыштан килгән күз патологияләрен дәвалау, балаларда тумыштан килгән катаракталар вакытында хирургик катнашу ысулларын өйрәнә, дәвалау ысулларын булдыра. Аның башлангычы белән Урал төбәгендә беренче тапкыр микроскоп астында операцияләр ясау алымы кертелә, балалар офтальмохирургиясе өчен инструментлар һәм җайланмалар эшләнә. Марат Азнабаев җитәкчелегендә тумыштан катлаулы күз авырулары булган балаларны дәвалау буенча башкарылган эшләр циклы өчен аның бер төркем укучылары республика яшьләр премиясе белән билгеләнә.


Марат Азнабаев “Теоретик һәм практик медицина” белгечлеге буенча Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы һәм Академия президиумы әгъзасы булып тора. Бүген ул илдә әйдәп баручы галим-офтальмологларның берсе булып санала. Аның фәнни багажы – 600дән артык фәнни хезмәт һәм монография, уйлап табуларга йөздән артык авторлык таныклыгы, бу галимнең күпкырлы эшчәнлеген чагылдыра.
Марат Тәлгать улының фәнни хезмәтләре һәм мәкаләләре Германия, Япония, Кытай, Төркия, Италия һәм башка илләрдә басылып чыккан. Ул – медицина терминнарының аңлатмалы урыс-латин-башкорт энциклопедик сүзлеге, шулай ук офтальмология терминнары сүзлеге авторы.


Галимнең зур казанышы – аның Уфа офтальмологлар фәнни мәктәбен булдыруы, анда аның дистәләгән шәкерте эшли. Академик һәм аның хезмәткәрләренең фәнни эшләнмәләре Мәскәүдә, Һиндстан, Кытай, Германия һәм башка илләрдәге халыкара күргәзмәләрдә күрсәтелгән, күп кенә дәрәҗәле медальләр, дипломнар һәм грамоталар белән билгеләнгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас