+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 февраль 2024, 09:05

Балалар туу мәсьәләләре буенча мөһим киңәшмә үтте

Бүген Уфада Республика перинаталь үзәгендә Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова рәислегендә илнең сәламәтлек саклау өлкәсендә бала тудыруга ярдәм итү мәсьәләләрен кураторлаучы башкарма власть органнары җитәкчеләренең һәм Идел буе федераль округының штаттан тыш белгечләренең киңәшмәсе үтте.  

Балалар туу мәсьәләләре буенча мөһим киңәшмә үттеБалалар туу мәсьәләләре буенча мөһим киңәшмә үтте
Балалар туу мәсьәләләре буенча мөһим киңәшмә үтте

Евгения Котова киңәшмәне ачканнан соң Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул Радий Хәбиров исеменнән киңәшмәгә килүчеләргә рәхмәт белдерде, акушерлык һәм балалар туу кебек мөһим юнәлештә фикер алышуга җирлек зур булуын билгеләде.

Евгения Котова үз чыгышында бала тудыруга ярдәм итү хезмәтендә үткән елгы нәтиҗәләр, быелга билгеләнгән мөһим мәсьәләләр турында сөйләде.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин республикада бу өлкәдәге эшнең төп нәтиҗәләрен ишеттерде.
Министр билгеләвенчә, Башкортстанда кискен акушерлык хәлләре мониторингы кертелгән. 3 ел эчендә исәпкә куелган йөкле хатыннар, бала табучы хатын-кызлар артуы күзәтелә — 86дан 234кә кадәр (172 процентка үсеш). Бу турыдан-туры пациентларның исән калу индексына тәэсир иткән, ул 2023 елда — 78, 2021дә 6,1 булган.

Үткән елда яңа туган сабыйларны 36 нәселдән килгән һәм тумыштан килгән авыруларга тикшерү буенча киңәйтелгән неонаталь скрининг башланган. Идел буе федераль округының 7 субъекты өчен тикшеренүләр үткәрү базасы булып Республика медицина-генетик үзәге тора.

Скрининг нәтиҗәләре буенча 2 488 хәвеф төркемендәге пациент, шулай ук нәселдән килгән һәм генетик авырулары булган 26 бала ачыкланган. Киңәйтелгән генетик скрининг кертү 2023 елда Башкортстанда туган балаларның гомуми санының 99,6 процентын тикшерүгә мөмкинлек биргән, 1500дән артыгы хәвеф төркеменә кертелгән, расланган нәселдән килгән авырулар белән 20 бала ачыкланган.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас