Инвалидлар
Билгеле булуынча, “Русия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Законда хроник авырулы инвалидларга торак бирү каралган. Ул авыруларның исемлеге Русия Хөкүмәтенең 2004 елда кабул ителгән 817нче карары белән ныгытылган.
Исемлектәге чирләр
* Туберкулез.
* Психик авырулар.
* Трахеостома, нефростома.
* Буллез, герпетик дерматит, эпидермолиз.
* Артропатик псориаз.
* Лепра.
* ВИЧ белән авыручы балалар.
* Хәрәкәтләнүдән мәхрүм кешеләр.
* Тумыштан йөри алмаган Шарко-Мари авыруы белән интегүчеләр.
* Эчке органнары һәм җилекләре трансплантацияләнгән кешеләр.
* Бөер авыруларының авыр төрләре (хроник нефрит, гломеруляр авыру, нефропатия, нефрит).
Кирәкле документлар
* Гариза;
* Фатиры булмау яисәмохтаҗлыгы турында документ;
* Сәламәтлек саклау органнарыннан инвалидлыкка белешмә;
* Матди яктан аз тәэмин ителүе турында документлар.
Бу очракларда документлар әзерләгәндә авыру белән бер фатирда берничә гаилә яшәгән очракта, сәламәтлек саклау органнары махсус заключение чыгарырга тиеш. Аны табиблык-консультация комиссияләре (ВТК) бирә.
Кайсы очракларда бирелә?
* Әгәр фатирда берничә гаилә яшәсә;
* Гаиләләрнең берсендә авыр хроник чирлеләр булса;
* Авыру белән бер фатирда яшәү мөмкин булмаса;
* Гаиләнең үз фатиры булмаса.
Күпме вакыт эчендә?
Фатир алу вакыты муниципалитетлардагы социаль торак өчен чиратларга бәйле. Аны хакимияткә мөрәҗәгать итеп, чиратта күпме кеше торуын ачыклау юлы белән белеп була.
Мөнир МӘХМҮТОВ
әзерләде.