+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 февраль 2024, 13:20

Римма Үтәшева Әлшәй районына эш сәфәре белән барды

Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева Әлшәй районы буенча эш сәфәре вакытында район партактивына Рәхмәт хатлары тапшырды, халык белән очрашты, үзәк район дәваханәсендә һәм халык программасы кысаларында күптән түгел Кармыш авылында ачылган фельдшер-акушерлык пунктында булды.  

Римма Үтәшева Әлшәй районына эш сәфәре белән бардыРимма Үтәшева Әлшәй районына эш сәфәре белән барды
Римма Үтәшева Әлшәй районына эш сәфәре белән барды

Күпьеллык намуслы хезмәтләре, хәрби бүлекчәләргә, хәрби хезмәткәрләргә һәм гаилә әгъзаларына ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары алучылар: баш табиб Радик Мостафин, Ветераннар советы рәисе Фәрит Хәйбрахманов, терапия бүлеге мөдире Алия Арсланова, педиатр Рәмзия Исляева, акушерка Татьяна Максимова, акушер-гинеколог Лилия Шәйнурова һәм узган елда төзелгән Карамыш ФАПы фельдшеры Рәйфә Шәмсетдинова.

Рәйфә Гаяз кызы - югары категорияле фельдшер, аның хезмәт стажы 40 елга якын тәшкил итә һәм бу еллар дәвамында ул авылдашларына медицина ярдәме күрсәтә.

- Элекке ФАП бинасы 1970 елда төзелгән, узган елда ул бөтенләй авария хәлендә дип танылды. Яңа медпункт заманча таләпләр буенча төзелгән һәм анда медицина ярдәме алу һәм персоналның эше өчен барлык шартлар да булдырылган, – ди ул.

63 квадрат метр мәйданлы якты, иркен бинада пациентларны кабул итү өчен кабинетлар, аларны карау һәм процедура-прививка бүлмәсе, көтү урыны, санузел һәм персонал өчен бүлмә бар. Бина су белән тәэмин ителгән һәм канализация системаларына тоташтырылган, электр белән җылытыла, ә кабинетлар халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән комплектланган.

ФАПта 490 кешегә хезмәт күрсәтелә, шуларның 81е - 18 яшькә кадәрге балалар. Халыкның күпчелеге - өлкән яшьтәге кешеләр, алар аеруча медицина хезмәтенә мохтаҗ.

- Халыкны диспансерлаштыруда яңартылган фельдшер-акушерлык пунктларының ролен билгеләп үтәсем килә. Алар барысы да заманча кирәкле аппаратура, электрокардиограмма белән җиһазландырылган, лаборатория анализлары ясарга мөмкин. Һәм барлык нәтиҗәләр шунда ук үзәк район дәваханәсенә тапшырыла. Шушы нәтиҗәләрдән чыгып, белгечләр икенчел диспансерлаштыруга мохтаҗ кешеләрне чакыра, - дип билгеләп үтте Дәүләт думасы депутаты, «Бердәм Русия»нең «Сәламәт киләчәк» проекты координаторы Римма Үтәшева.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас