+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 февраль 2024, 17:31

Телефон аша табибка язылу кагыйдәләре үзгәрә

Башкортстанда табибка язылуны гамәлгә ашыручы 122-2 номерлы колл-үзәк иртәгәдән башлап абонентлардан СНИЛС сорый башлаячак. Бу шалтыратучының төгәл верификациясе өчен кирәк. Бу хакта Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов тулырак сөйләде.

Телефон аша табибка язылу кагыйдәләре үзгәрәТелефон аша табибка язылу кагыйдәләре үзгәрә
Телефон аша табибка язылу кагыйдәләре үзгәрә

- Колл-үзәккә шалтыратуларга робот җавап бирә, ул проблема турында мәгълүматны беренчел җыю һәм медицина персоналына тапшыру өчен кулланыла. СНИЛС буенча идентификацияләү табибка язылганда хаталардан сакланырга мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас