Республиканың атказанган табибы Миләүшә Әхмәтшина турында республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үзенең битендә юкка гына язып чыкмады. Миләүшә Ризагытдин кызы менә инде илле елга якын халык сәламәтлеге сагында тора: Тәтешле районы үзәк дәваханәсендә терапевт булып эшли.
Башкорт дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлап, кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Акбулат авылы дәваханәсендә башлый. Дүрт ел биредә эшләгәннән соң Миләүшә ханым Югары Тәтешле район үзәгенә дәваханәгә эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт сала. Бүген тәҗрибәле табибә үзенә караган участокта 2700 пациенты, башка участоктан янә 1700 кешене хезмәтләндерә.
Миләүшә ханымны табиблар династиясен дәвам итүче дип әйтергә дә була, аның әтисе Ризагытдин Фәмиев 1941 елда Бөре фельдшерлык медицина училищесын тәмамлый. Аның дәверенә Бөек Ватан сугышы туры килә һәм ул яуга хәрби фельдшер буларак китә, һәм бөтен сугышны үтә, йөзәрләгән кешенең гомерен коткара. Сугыш тәмамлангач, 1946 елда туган районына кайта һәм озак еллар сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли, районның сәламәтлек саклау идарәсен җитәкли. Менә шундый данлыклы кешенең кызы ул Миләүшә ханым. Шуңа да һөнәр сайлау мәсьәләсе алдына килеп баскач, ул, әтисе юлыннан китеп, ак халатлылар сафын тулыландыра.
Әйткәндәй, Миләүшә ханымның ире дә табиб: Ирек Әхмәтшин 25 ел шул ук үзәк район дәваханәсендә невропатолог булып эшли. Гаиләнең уртак стажын бергә кушсаң, йөз елдан артып китә. Бүген аларның оныклары Ильяс та бу изге һөнәрне сайлаган: Сеченов исемендәге 1нче Мәскәү дәүләт медицина университетының дүртенче курсында укый һәм травматолог һөнәрен үзләштерә. Дәү әтисе белән дәү әнисе аңа зур өметләр баглый.
Ихлас күңелле, төпле белемле табибәне хезмәттәшләре һәм пациентлар хөрмәт итә. Миләүшә Әхмәтшина район халкын диспансерлаштыруда, өстәмә медицина тикшеренүләре үткәрүдә актив катнаша. Тырыш эшенең нәтиҗәсе дә бар: 2022 елда ул “Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. Кешеләргә сәламәтлек бүләк итүче Миләүшә Әхмәтшинаның үзенә дә сәламәтлек, эшендә уңышлар, балалар-оныклар шатлыгы телибез.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.
Фото Миләүшә Әхмәтшинаның гаилә архивыннан.