+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 февраль 2024, 13:20

Педиатрия буенча лицензияләнгән медицина оешмалары арткан

Башкортстанда Республика лицензияләренең бердәм реестрында педиатрия буенча эшчәнлек алып баруга лицензия алган медицина оешмалары саны 7,5 процентка арткан. 2023 елда, 2022 ел ахырына теркәлгән 438 оешмага әлеге профиль буенча лицензия белән 32 шәхси медицина оешмасы өстәлгән.  

Педиатрия буенча лицензияләнгән медицина оешмалары артканПедиатрия буенча лицензияләнгән медицина оешмалары арткан
Педиатрия буенча лицензияләнгән медицина оешмалары арткан

- Педиатр-универсаль балалар белгече, ул төрле балалар авырулары билгеләренә кагылышлы белемгә, фармакология нигезләренә ия, кирәкле инструменталь һәм лаборатория методикаларын сайлап ала һәм, кирәк булганда, баланы тар юнәлештәге табибларга консультациягә җибәрә, – ди республика Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Таһаутдинова.

Педиатрия бер урында тормый. Балалар авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның яңа ысуллары барлыкка килә һәм кертелә, авыруларның үсеш механизмнарын аңлау үсеш ала һәм тирәнәйтелә. Хәзерге педиатриянең уңышлары күп кенә үлемгә китерүче балалар авыруларын чигенергә мәҗбүр итә. Моңа балалар йогышлы авыруларына каршы вакциналар булдыру, туклану өчен балансланган ясалма катнашмалар эшләү, заманча антибактериаль препаратлар барлыкка килү, диагностика һәм дәвалау сыйфатын арттыру ярдәм итә.

Республика учреждениеләрен медицина эшчәнлегенә лицензияләү процессын җиңеләйтүгә лицензиатлар өчен Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлегендә дә, ведомство сайтында электрон рәвештә дә аңлатулар һәм лицензия алу өчен адымнар буенча инструкция ярдәм итә.

Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү - 15ә, ә кабат рәсмиләштерү 10 көн тәшкил итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас