+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 февраль , 11:35

Диспансерлаштыру бик кирәк!

«Сәламәтлек саклау» партия проектын гамәлгә ашыруның халык программасы кысаларында медицина учреждениеләре һәм профильле ведомстволарның баш табиблары халыкны медицина тикшеренүләренә ничек җәлеп итәргә кирәклеге турында фикер алышты.

Диспансерлаштыру бик кирәк!
Диспансерлаштыру бик кирәк!

- Диспансерлаштыру авыруларны профилактикалау өчен кирәкле медицина чаралары комплексын үз эченә ала. 18 яшьтән 40 яшькә кадәргеләр - өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр ел саен тикшеренү үтә. Диспансерлаштыру барышында йөрәк-кан тамырлары системасының йогышлы булмаган авыруларын, эндокрин патологияләрне, онкологияне ачыклау мөһим. Ковидтан соң боларга, шулай ук, үзәк һәм периферик нерв системасының төрле авырулары өстәлде. Быел программага репродуктив сәламәтлекне тикшерү дә кертелгән. Халыкны диспансерлаштырудан баш тартмаска чакырам, – ди Дәүләт думасы депутаты, «Сәламәт киләчәк» проекты координаторы Римма Үтәшева.

Республика клиник онкология диспансерының баш табибы, Уфа шәһәр Советы депутаты Адель Измайлов простата яман шешен беренчел диагностикалауда ярдәм итүче безнең ил тикшеренү системасының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте: простат-специфик антигенга кан анализын диспансерлаштыру барышында төрле яшьтәге пациентларның биш категориясе тапшыра.

Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина якын киләчәктә диспансерлаштыру кысаларында ирле-хатынлы парларның репродуктив сәламәтлеген бәяләүне кертәчәкләрен сөйләде. Моның өчен республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле яшьтәге хатын-кызларга һәм ир-егетләргә тикшеренү үткәрү тәртибен әзерли.

- Яңа ФАПлар беренчел тикшеренү өчен тулысынча җиһазландырылган. Ә "Бердәм Русия"нең “Сәламәтлек поезды” акциясе кысаларында тар белгечләр килә, алар еш кына урыннарда җитми: болар - онкологлар, кардиологлар, эндокринологлар, гастроэнтерологлар. Алар икенче этапны, яки тирәнтен диспансерлаштыруны үткәрә. Сүз уңаенда, быел “Сәламәтлек поезды" апрель уртасында юлга чыгачак һәм октябрьгә кадәр эшен дәвам итәчәк, – дип билгеләп үтте Римма Үтәшева ерак авылларда яшәүчеләргә тикшеренү үткәрүдә ФАПларның әһәмияте турында.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: