Йомгаклау коллегиясендә, шулай ук, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе Динара Гашимова, Мәҗбүри медицина страховкалавы территориаль фонды директоры Юлия Кофанова, шулай ук сәламәтлек саклау министры урынбасарлары, баш табиблар һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
- Республикада гражданнарның сәламәтлеге темасы һәрвакыт беренче планга куела. Сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә ел саен шактый акча юнәлтелә. Әйтик, узган елда барлык финанслау чыганаклары исәбенә чыгымнарның гомум күләме 106,9 миллиард сум тәшкил итте, агымдагы елга 114,1 миллиард сум планлаштырылган. Республикада сәламәтлек саклау системасының барлык дәрәҗәләрен ныгыту буенча эш дәвам итә – беренчел звенодан, бигрәк тә халкыбызның якынча 40 проценты яши торган авылда, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә алырлык әйдәп баручы клиникаларның мөмкинлекләрен киңәйтүгә кадәр, — дип белдерде Лира Игътисамова.
Тулырак: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/607910/