+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 февраль 2024, 10:05

Сәламәтлек саклауга өстәмә триллион сум юнәлтеләчәк

Ил башлыгы халыкның уртача гомер озынлыгын арттыруның беренчел максатлардан булуын билгеләде.  

Сәламәтлек саклауга өстәмә триллион сум юнәлтеләчәкСәламәтлек саклауга өстәмә триллион сум юнәлтеләчәк
Сәламәтлек саклауга өстәмә триллион сум юнәлтеләчәк

“Өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итүче оешмаларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Системаны финанслауны арттыруны кирәк дип саныйм. 2030 елга мохтаҗ гражданнарның 100 проценты озак вакытлы хәстәрлек хезмәтләре белән тәэмин ителсен өчен эшләргә кирәк”, — диде бүген Русия Президенты Владимир Путин Юлламасында.

Владимир Путин алдагы алты елда сәламәтлек саклау системасына өстәмә рәвештә триллион сумнан артык акча җибәреләчәкне хәбәр итте.

“2030 елга гомер озынлыгы 78 ел булырга тиеш. Авыл төбәкләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу бурычларны хәл итүгә "озак вакытлы актив тормыш" проекты юнәлтеләчәк”, — диде Президент.

“Без йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм диабет белән көрәшү буенча федераль проектларны дәвам итәчәкбез”, — дип билгеләде Путин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас