+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 март 2024, 07:15

Ходайдан табиб!

Гомерен балалар хирургиясенә багышлаган Илдар Вәлитов турында шулай дияргә ныклы нигез бар.  

Ходайдан табиб!Ходайдан табиб!
Ходайдан табиб!

3 мартта үзенең 60 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче юбиляр, зур тәҗрибәле табиб, балалар хирургы, галим Илдар Октябрь улы Вәлитов турында әлеге язманы моннан берничә ел элек Борай районы Сабантуенда бул­ган күңелсез, әмма, бәхеткә, имин тәмамланган вакыйганы искә төшерүдән башлыйсым килә. Сабантуйның иң күркәм бизәге – ат чабышлары кызган вакытта нинди сәбәп беләндер күрше шәһәрдән кунакка кайткан бер бала ат астына килеп керә. Бөтен Сабантуй мәйданы шок хәлендә кала, авыр тән җәрәхәтләре алган баланы ашыгыч рәвештә табиблар кулына тапшыралар. Сынулар алган, органнары зыян күргән балага ашыгыч рәвештә катлаулы операция таләп ителә. Кичен исә Борай авылында Уфадан вертолетта бик зур тәҗрибәле табиб килүе, берничә сәгать дәвамында балага бик катлаулы операцияләр ясавы, аның кыл өстендәге гомерен саклап калуы турында хәбәр таралды. Шөкер, аякка басты ул бала, башкала табибының оста һәм оператив эш итүе аңа икенче гомер бүләк итте. Ә менә Борай фаҗигасендә могҗиза тудырган ул башкала табибының Илдар Вәлитов булуын мин Уфага кайткач кына белдем.

Хәер, кырык елга якын балалар хирургиясе өлкәсендә хезмәт салучы зур тәҗрибәле табибның эшчәнлек чорында мондый очраклар, гомерләрне коткарып калулар, чын мәгъ­нәсендә, могҗиза тудырулар ничә йөзләгән, меңләгән, дистә меңләгән булды икән?! Шулай булгач, Илдар Октябрь улы турында Ходайдан табиб дими, кем дисең?!


Гомумән, күренекле галим, философия фәннәре докторы Октябрь Вәлитовның гаилә­сендә дөньяга килгән Илдар Октябрь улы, балалар хирургы булудан тыш, башка һөнәр сайлауны башына да кертми. Уфада мәктәп тәмамлый да, 1981 елда Башкорт дәүләт медицина инсти­тутының педиатрия факультетына укырга керә. 1987 елда уку йортын уңышлы тәмамлап, башкаланың 17нче дәваханәсе базасында балалар хирургиясе буенча интернатура үтә һәм... башы белән эшкә чума. Биш ел әлеге дәваханәдә балалар хирургы булып хезмәт сала, аннары 1993 елдан алып 2002 елга кадәр шушында ук 1нче балалар хирургиясе бүлеген җитәкли. 2002 елда исә Илдар Октябрь улын Республика балалар клиник дәва­ханәсенең 1нче балалар хирургиясе бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Бөтен республикадан балалары авыр хәлгә тарыган ата-аналар күз төбәп торган әлеге үтә дә җаваплы бүлеккә ул 11 ел дәвамында җитәкчелек итә. 2013-21 елларда исә Илдар Вәлитов әлеге бүлектә төп һөнәре буенча табиб-балалар хирургы сыйфатында хезмәт сала. Шушы вакыт эчендә Илдар Октябрь улына ничә меңләгән опрецияләр ясап, күпме балаларны аякка бастырырга туры килгәндер, операция өстәле артында күпме йокысыз төннәр үткәрелгәндер, вертолетта бәлагә тарыганнарга ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен республика район-шәһәрләренә күпме очышлар ясалгандыр – боларны, мөгаен, ул үзе генә белә торгандыр. Ә бит эше никадәр тыгыз һәм җаваплы булуга карамастан, галим гаиләсендә үскән табиб үзенең белемнәрен арттыру өстендә эшләүдән дә бервакытта да туктамый. 2004 елда балалар хирургиясе буенча диссертация яклап, медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Арытаба исә бу юнәлештәге тикшеренүләрен тагы да үсте­реп, “Экологик һәм демографик киңлектә кеше сәламәтлеге” дигән темага социаль философия белгечлеге буенча докторлык диссертациясе яклый.


Балалар хирургиясе буенча 80нән артык хезмәт, ике – уйлап табу, дүрт рационализаторлык тәкъдиме авторы, философия фәннәре докторы, медицина фәннәре кандидаты, Башкорт­станның атказанган табибы һәм Сәламәтлек саклау отличнигы Илдар Вәлитов 2022 елдан башлап Башкорт дәүләт медицина универ­ситетының балалар хирургиясе кафедрасы доценты сыйфатында хезмәт сала. Шул рәвешле 35 еллык гаять бай балалар хирургы тәҗрибәсен хәзер ул яшь буын табибларга өләшә.


Әйткәндәй, Илдар Октябрь улының тормыш иптәше Рәйсә Мөнир кызы да – республикада билгеле балалар табибы, 35 ел эш стажына ия табиб-невролог. Аларның уллары Дамир, бүген үзе ике бала әтисе, югары белем алып, эре предприятиене җи­тәкли. Кызлары Ләйсән, юридик фәннәр кандидаты, ире белән Галия исемле кызчыкны үс­терәләр.
Күркәм юбилее белән ихлас тәбрик итеп, Илдар Октябрь улына алдагы елларда да медицина фәне һәм сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә нәти­җәле хез­мәт, яңадан-яңа ачышлар юлдаш булуын, якынна­рының уңыш­ларына куанып, кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүен телибез!

Илдар Фазлетдинов.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас