+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 март 2024, 17:40

Заман белән бергә атлый!

Резеда Гуфранова – табиб та, галим дә, уйлап табучы да.

Заман белән бергә атлый!Заман белән бергә атлый!
Заман белән бергә атлый!

Резеда Гуфранова 1978 елда медицина институтын тәмамлагач, “неврология” белгечлеге буенча Уфаның 13нче шәһәр клиник дәваханәсе базасында бер ел интернатура үтә. Хезмәт юлын 2нче поликлиниканың 21нче төзелеш тресты медицина-санитария частендә табиб-невролог булып башлый. 1987 елдан – шул ук дәваханәнең тар белгечләр бүлеге мөдире.

1998-2000 елларда Резеда Гаяз кызы 22нче ашыгыч ярдәм дәваханәсендә баш табиб урынбасары булып эшли. Ә бүген ул – ашыгыч ярдәм клиник дә­ваханәсенең неврология бүлеге мөдире. Шушы вакыт эчендә табибә нерв сис­темасы авырулары булган пациентларны клиник һәм инструменталь тик­шерүнең, баш миенең хроник ишемиясе, арка үзәге авырулары булганнарны дәвалауның заманча ысулларын үзләштерә.

Югары квалификацияле табибә үзе эшләгән бүлеккә авыруларның елдан-ел күбрәк килүен билгели. Ул Сәламәт­лек саклау министрлыгы кушуы буенча районнарга чыгып, “Сәламәтлек марафоны” чараларында еш катнаша. Авыруларга ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча табиблар һәм урта медицина персоналы белән даими рәвештә белем-тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Резеда Гуфранова – ун­бишләп фәнни мәкалә һәм басма материаллар авторы. 2007 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Таркау склерозны дәвалау буенча уйлап табуларга ике патенты бар.

Табибәнең казанышлары бихисап. 2019 елда ул Сибай халкына ярдәм күрсәткән өчен ул вакыттагы сәламәтлек саклау министры Максим Забелин кулыннан Рәхмәт хаты ала.

Коронавирус пандемиясе вакытында Резеда Гаяз кызы дәваханәдә эшне оештыруда актив катнаша, карантиндагы хезмәткәрләргә тәүлек әйлә­нәсенә ярдәм күрсәтә. Әле дә ковидтан реабилитация үтәргә ярдәм итә.
2004 елда “Иң яхшы табиб” шәһәр конкурсында “Иң яхшы невролог” номинациясендә җиңү яулый. 2008 елда “Баш­кортстан­ның атказанган табибы” диән мактаулы исемгә лаек була. Ул күп мактау грамоталары белән бүләкләнгән, Русия Федерация­сенең Сәла­мәтлек саклау отличнигы да.

Шәрифҗан Солтанов,
Русиянең һәм Башкорт­станның Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас