+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Неврология буенча лицензия алган медицина оешмалары арткан

Башкортстанда Республика лицензияләренең бердәм реестрында неврология буенча эшчәнлек алып баруга лицензия алган медицина оешмалары саны 9 процентка арткан. Элек теркәлгән 521 оешмага әлеге профиль буенча лицензия белән бер елда 47 медицина оешмасы өстәлгән.  

Неврология буенча лицензия алган медицина оешмалары арткан
Неврология буенча лицензия алган медицина оешмалары арткан

– Неврологик авыру — үзәк, периферик нерв системасы органнары патологиясе. Неврология нерв системасының нормаль һәм патологик халәтләрен өйрәнү буенча төрле юнәлешләрне берләштерә, барлыкка килү механизмнарын, симптомнарын, дәвалау ысулларын һәм профилактика чараларын анализлый, – ди республика сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Таһаутдинова.

Соңгы вакытта неврологиягә кызыксыну яңа коронавирус инфекциясе вакытында үзәк һәм периферик нерв системасы зарарлануы белән бәйле рәвештә артты. Бу инфекция органнарга зыян китерергә мөмкин, тормыш сыйфатына җитди йогынты ясый. Шуңа күрә бу пациентлар төркеме төрле белгечлек табибларының, шул исәптән неврологларның да медицина ярдәменә мохтаҗ.

Хәзерге вакытта эшкуарлар өчен уңай шартлар тудырылган. Лицензияләү процессын җиңеләйтүгә лицензиатларга лицензияләү бүлегендә дә, ведомство сайтында электрон рәвештә дә аңлатулар, шулай ук лицензия алу өчен адымнар буенча инструкция ярдәм итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: