Төбәк җитәкчесе республиканың 61 медицина оешмасы өчен ташламалы лизинг программасы буенча сатып алынган һәм үз илебездә җитештерелгән яңа техниканы карады. «Лада Гранта» маркалы автомобильләр пациентларны дәваханәләргә һәм поликлиникаларга хәвефсез һәм уңайлы итеп китерү һәм кайтару өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.
- Без Башкортстанның сәламәтлек саклау инфраструктурасын модернизацияләүне дәвам итәбез. Соңгы елларда без аны интенсив рәвештә ныгыттык, шул исәптән автотранспорт белән – ашыгыч ярдәм автопаркларын яңарттык, авыл дәваханәләрен машиналар белән тәэмин иттек. Ә хәзер без республика һәм шәһәр медицина учреждениеләренә игътибар иттек. Яңа техника кешеләргә файдага эшләячәк, дип өметләнәбез, – диде Радий Хәбиров.
Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди базасын ныгыту турында тулырак сөйләде.
Фото: glavarb.ru