+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Халык сәламәтлеге – беренче урында

Соңгы биш елда Башкортстанда сәламәтлек саклау тармагы зур үзгәрешләр кичерде, камилләште һәм яңа дәрәҗәгә чыкты. Әйтергә кирәк, бу чор ил тормышында һәм төбәктә зур сынаулары белән дә истә калды. 

Халык сәламәтлеге – беренче урында
Халык сәламәтлеге – беренче урында

Коронавирус пандемиясен безнең республика лаеклы үтте. Күп төбәкләргә үрнәк булып, кыска вакыт эчендә калкып чыккан дүрт ковид-госпиталь (Уфа, Туймазы, Стәрлетамак һәм Сибай шәһәрләрендә) бихисап гомерләрне саклап калырга һәм пациентларны авыр инфекциядән сыйфатлы дәваларга мөмкинлек бирде.


Барлык дөньяга коронавирус афәте килгән шомлы 2020 елда Уфада Республика клиник онкология диспансерының яңа корпусы рәсми рәвештә ачылды. 25 мең квадрат метр мәйданлы тугыз катлы бина бер үк вакытта хирургия бүлегендә 240 пациентны һәм диагностика бүлегендә тәүлегенә 450 кешене кабул итү куәтенә ия.


Уфада республика кардиоүзәгенең хирургия корпусы төзелеше тәмамлану алдында. Объект “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Корпус төзелеше 2019 елның июлендә башланды. Биредә диагностика кабинетлары белән кабул итү бүлеге, поликлиника, реанимация белән 10 операцион блок, рентгенохирургия һәм кардиохирургия бүлекләре, стерильләштерү комплексы, административ блок һәм даруханә-тарату пункты урнашачак. Янәшәдәге территориядә санавиация өчен вертолет мәйданчыгы барлыкка киләчәк.


Гомумән, биш ел эчендә республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча сигез поликлиника, бер район дәваханәсе, ике авыл табиблык амбулаториясе, 37 капиталь фельдшер-акушерлык пункты төзелде.


Моннан тыш, “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасы буенча тиз төзелә торган модульле конструкцияләр ярдәмендә 353 авылда сәламәтлек саклау объекты урнаштырылды, алар арасында ФАПлар, табиблык амбулаторияләре һәм гомум практика табибы офислары, шулай ук гомумдәүләт проекты буенча 64 медицина учреждениесе капиталь ремонтланды.


Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин ассызыклавынча, соңгы биш елда тармакка аеруча зур игътибар бирелгән.
– Үткән елда республикада гомер озынлыгы 73,2 яшькә җитте, шулай ук сабыйлар үлеме күрсәткече шактый кимеде.


Соңгы 5 елда республикага ун меңнән артык берәмлек медицина җиһазы, шул исәптән 22 компьютер томографы, 10 магнит-резонанс томографы, 7 ангиограф, онкология авыруларын дәвалау өчен линияле 3 тизләткеч кайтартылды.


Дәваханәләр һәм поликлиникалар автопаркы шактый яңартылды. Пациентларны дәвалау учреждениеләренә китерү һәм табибларны чакыруларга йөртү өчен 352 автотранспорт алынды. Шулай ук, авыр хәлдәге пациентларны оператив эвакуацияләүгә ярдәм итүче санитар авиациянең мөһим ролен билгеләп үтәргә кирәк. Биш ел эчендә 600 очыш башкарылды, 624 пациент эвакуацияләнде, – диде ул.

 

Фото: https://glavarb.ru/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: