+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Медицина учреждениеләре яңара

2023 елда Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә 107 млрд сумга якын акча юнәлтелгән. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Роберт Иштуков республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Медицина учреждениеләре яңара
Медицина учреждениеләре яңара

Төбәкнең сәламәтлек саклау матди-техник базасын яңарту буенча системалы эш медицина ярдәме инфраструктурасын үстерүне, яңа учреждениеләр төзүне һәм гамәлдәге учреждениеләрне модернизацияләүне, аларны заманча җиһазлар белән җиһазландыруны үз эченә ала.

- 2023 елда Башкортстанда биш зур сәламәтлек саклау объекты төзелде, торак пунктларда 98 тиз төзелә торган модульле конструкция урнаштырылды, шул исәптән 84 фельдшер-акушерлык пункты, тугыз табиб амбулаториясе, биш гомум практика табибы офисы, – дип сөйләде Роберт Иштуков. - Гомум суммасы 1,3 млрд сумга 4 233 берәмлек медицина җиһазы һәм 203 млн сумнан артык суммага беренчел звено өчен 185 автомобиль сатып алдык.

Шулай ук 2023 елда республикага профилактика чаралары өчен кулланыла торган 25 күчмә медицина комплексы һәм 20 берәмлек авыр медицина җиһазы – компьютер томографлары, маммографлар, флюорографлар, ангиографлар, рентгенодиагностика комплекслары килде.

Башкортстанда медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру юнәлешләренең берсе - заманча мәгълүмати технологияләрне, ясалма интеллект технологиясе белән программа продуктларын куллану.

- 2023 елда медицина практикасына ясалма интеллект нигезендә сервис кертелде - республика мәгълүмат системасы белән интеграцияләнгән Webiomed табиб карарларын кабул итүгә ярдәм итү системасы, - дип аңлатты Роберт Иштуков. - Шулай ук телемедицинаны үстерү эшен дәвам итәбез. 2023 елда «Дистанцион консультацияләр үзәге» аша 100 меңнән артык телеконсультация үткәрелгән.

Моннан тыш, Башкортстан табибка кабул итүгә язылу проектын гамәлгә ашыру буенча илнең иң яхшы 5 төбәге исемлегенә керде. Ә 2024 елдан республика беренчел медицина-санитар ярдәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча пилот проектта катнаша.

2023 елның тагын бер мөһим нәтиҗәсе - республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе өчен балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү: Уфада балалар эндокринологиясе, муковисцидоз, орфан авырулары һәм психик сәламәтлек буенча дүрт үзәк ачылды. Ә яңа туган балаларның генетик скринингын киңәйтү балаларның гомуми санының 99,6 процентын тикшерергә мөмкинлек бирде.

Радий Хәбиров сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип Уфаның беренчел медицина оешмаларын модернизацияләүне атады.

- Уфа поликлиникаларына, шул исәптән балалар поликлиникаларына да, ремонт белән ярдәм итәргә кирәк. Беренче чиратта, начар хәлдә булган учреждениеләрдән башлап җибәрегез. Барысын да берьюлы эшләгез – эчке бизәк тә, фасад та. Һәм, әлбәттә, җиһазларны шунда ук яңартыгыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Модернизация программасы 2030 елга кадәр исәпләнгән, шуңа күрә планлы рәвештә ремонтлаячакбыз. Быел бу программага 500 млн сум акча бүлеп бирелде.

Роберт Иштуков хәбәр иткәнчә, 2024 елда модернизация программасы буенча капиталь ремонтны Уфаның 2нче һәм 5нче балалар поликлиникаларында үткәрергә планлаштыралар.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: