+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 апрель , 14:30

Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта

Күпмегә?

Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта
Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта

1 апрельдән кече шәһәр һәм авыл медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачак. Бу күтәрелү төбәкләрдә медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын тигезләүгә беренче адым булып тора.

Түләүләр суммасы табиблар эшләгән торак пунктларда ничә кеше яшәвенә бәйле. Мәсәлән, 50-100 мең кеше яшәгән шәһәрләрдә табибларга - 29 мең сум, ә шәфкать туташлары 13 мең сум өстәләчәк. 50 меңгә кадәр кеше яшәгән җирдә табиблар өстәмә 50 мең, ә урта персонал 30 мең сум алачак. Бу хакта «Известия» басмасы яза.

Моннан тыш, 1 апрельдән барлык медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын Русиянең барлык төбәкләрендәге уртача түләүләрнең 50 процентына кадәр күтәрәчәкләр.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: