+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 апрель , 12:45

Кадрлар кытлыгы хәл ителә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең Дәүләт җыелышы-Корылтайдагы еллык отчеты барышында республикада табибларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

Кадрлар кытлыгы хәл ителә
Кадрлар кытлыгы хәл ителә
Ул кадрлар дефициты проблемасын хәл итүгә җентекләп тукталды.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада табиблар саны 472 кешегә арткан. Моннан тыш, Башкортстанда халыкны уртача медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итү ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак: 10 мең кешегә 96 хезмәткәрдән артык.

- Узган ел «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары буенча 296 медицина хезмәткәре гомум суммасы 365 млн сумнан артык булган түләүләр алган. Әлеге программалар кысаларында авыл җирлегенә җәлеп ителгән яшь белгечләр саны буенча без илдә лидерлар өчлегенә керәбез, — дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Республикада «Кече медицина оешмалары өчен табиблар» дигән яңа ярдәм чарасы гамәлгә ашырылды. Ул 25 меңнән азрак кеше беркетелгән медицина оешмаларына эшкә кергән участок табибларына кагыла. Һәр шундый белгеч 3 млн сум күләмендә түләү алачак.

Күп кенә чит ил фармацевтика компанияләре базардан китү шартларында дару белән тотрыклы тәэмин итү саклана. Узган ел гына да бу юнәлеш буенча социаль ярдәм чараларын финанслау дүрттән бер өлешкә артты һәм 7 млрд сумга җитте. Башкортстан беренчеләрдән булып диабет белән авыручы балаларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итте.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: